БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары төнлә алкоголь эчемлекләр сатучы (“наливайка”лар) кибетләр эшчәнлеген чикләүче закон кабул итәргә җыена. Бу закон проектын карау парламентның көзге сессия эше планына кертелгән.
Корылтайда аңлатуларынча, закон проекты, ниһаять, төнлә торак кварталларда алкоголь белән сәүдә итүче кечкенә кибетләр проблемасын хәл итәргә тиеш.
“Закон буенча алкогольне тәүлекнең теләсә нинди вакытында сата алган җәмәгать туклануы нокталары итеп маскировкаланып, андый кибетләр төнлә “кырын төяргә” яратканнарны үзенә җәлеп итеп тора, – диде парламент рәисе Константин Толкачёв. – Аек булмаган компанияләрдән якын-тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләр җәфалана. Федераль законнардагы соңгы үзгәрешләр төбәкләргә бу мәсьәләне хәл итү вәкаләтләрен бирде. Гражданнарның “наливайка”ларга булган шикаятьләрен исәпкә алып, торак зонада төнлә алкоголь сатуга тыю кертергә тәкъдим ителә”.
Закон проекты нигезендә Башкортстанда җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә (рестораннардан тыш) төнлә (23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр) алкоголь продукциясен берәмләп сату тыела, әгәр җәмәгать туклануы объекты җирле вакыт белән 31 декабрьнең 23 сәгатеннән 1 гыйнварның 3 сәгатенә кадәрге чордан тыш, күпфатирлы йортта яисә аның тирәсендәге территориядә урнашкан булса.
Чыганак: bashinform.ru