Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август , 21:48

Абау! Утын келәтендә елан килеп чыккан

Еланнарны соңгы чорда авыл урамнарында, йорт бакчаларында еш очратырга мөмкин.

Абау! Утын келәтендә елан килеп чыккан
Абау! Утын келәтендә елан килеп чыккан

Уфа районының Нижегородка авылында яшәүче бер кешенең утын келәтенә елан ияләшкән. Йорт хуҗасы 112 номеры аша коткаручыларны чакырткан. Алар шундук килеп, еланны тотып алып, урманга җибәргәннәр.

 Коткаручылар киңәш итә: өегездә яки ишек алдында елан күргәнсез икән, якын бармагыз, аны куарга яки үтерергә дә тырышмагыз, ә коткаручыларга шалтыратыгыз.

Еланнар йорт-каралты тирәсенә ияләшмәсен өчен берничә киңәш:

Бакчаны гел җыештырып, үләннәрне чабып тору хәерле. Чөнки еланнар куе озын үлән арасында еш очрый. Еланнар солярка, керосин исен яратмый. Аларны бакча тирәли сибеп чыгу яхшы нәтиҗә бирә.Песи, керпе булган йортларда да еланнар сирәгрәк очрый.Еланнар сарымсак исен дә яратмый. Димәк, алардан саклану өчен ихата буена сарымсакны күпләп утыртырга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: