Еш кына шулай да була – ашыгыч килеп туган мәшәкатьләрне, проблемаларны хәл итү, барасы җиргә барып кайту өчен шимбә һәм якшәмбе генә җитмәскә мөмкин. Нинди очракларда өстәмә ялга өметләнеп була?
- Тиешеннән тыш артык сәгатьләр эшләгәнөченхезмәткәр я акчалата, я өстәмә ял рәвешендә компенсацияала ала. Өстәмә эшнеңберенче ике сәгате 1,5 оклад ставкасы буенча түләнә, аннан соңгы сәгатьләр өчен түләү 2 оклад ставкасы буенча каралган.Яки өстәмәтүләүурынынаөстәмә ялбирелә (РФХезмәт Кодексының152маддәсе).
- Ял яки бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләү каралган. Әмма акчаурынынаял алунысайларгамөмкин.
- Дәүләт диспансеризация үтү өчен түләүле ял көннәрен гарантияли:
- 40 яшькә кадәр – өч елга бер көн,
- 40 яшьтән пенсия алды яшенә кадәр – ел саен бер көн,
- пенсионерларга һәм пенсия алды яшенә җиткәннәргә — елына ике ял көне (РФ ТК 185.1 маддәсе).
Диспансеризация үтү фактын поликлиникадан белешмә белән расларга кирәк булачак.
- Кан яки аның компонентларын бирүче донорлар кан биргән көнне һәм бу гамәл белән бәйле медицина тикшерүе үткән көнне эштән азат ителәләр.Өстәвенә, аларга аңа өстәмәялкөне каралган. Ул ялны донор ничек тели, шулай файдалана. Теләсә, отпускка кушып алала. Бу хокук донорда ел дәвамында саклана.
- Әгәр эш көне булмаган көнне кан тапшырсагыз, ике өстәмә ял көне биреләчәк.Иң мөһиме – донорбелешмәсенкүрсәтү. Бу көннәрдә хезмәткәрнеңуртачахезмәт хакысаклана(РФ ТК 186 маддәсе).
- Инвалидбаланың әти-әнисе, опекуны яки попечителенең аена дүрт өстәмә ял көненә хокукы бар.2023 елның 1 сентябреннән бу ял көннәрен җыярга һәм ел дәвамында 24 көн рәттән алырга мөмкин.Мондый ялларданбары тик әни яки әти генә файдалана ала. Яки әти-әни ул ялларны үзара бүлешә ала.Буяллар өчен җитәкче уртача хезмәт хакы түли (ст.262 TK РФ).
- Ерак Төньякта эшләүче һәм 16 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләргә дә өстәмә ял көннәре каралган.
- Моннан тыш авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар айга бер көн өстәмә ял алырга хокуклы, ләкин монысы инде үз исәпләренә (РФ ТК 319 маддәсе һәм РФ ТК 263.1 маддәсе).