Соңгы елларда халыкның сәламәтлеген кайгыртып, республика җитәкчелеге саллы эшләр башкара. Шәһәрләрдә бер-бер артлы яңа, уңайлы, заманча дәваханәләр, медицина үзәкләре, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырыла. Әйтергә кирәк, 2023 елда республикада 98 тиз корыла торган модульле конструкция урнаштырылган, шул исәптән 84 фельдшер-акушерлык пункты корылган, 9 – табиб амбулаторияләре , 5 гомум табиблык практикасы бүлекләре барлыкка килгән, берничә табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалган.
Аларның барысы да “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, август башында Иглин районының Түбәнге Ләмәз авылында ачылган иркен, якты, барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган модульле ФАП та шулар исәбендә.
Түбәнге Ләмәз ФАПы Иглин үзәк район хастаханәсеннән 65 чакрым ераклыкта урнашкан. Моннан тыш, ул Монатау авылы халкына да хезмәт күрсәтә. Ике авылга 500гә якын кеше, шуларның 100дән артыгы-балалар. Яңа фельдшер-акушерлык пункты заманча стандартларга һәм таләпләргә туры килерлек итеп корылган, ул пациентларга беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән.
–Яңа ФАП барлыкка килүенә авылыбыз белән сөендек. Моңа кадәр 20 еллап совхоз ашханәсе бинасында утырдык. Ул бик иске һәм суык иде. Ниһаять, бездә дә заманча, ә иң мөһиме, җылы һәм уңайлы ФАП бар! Бу авыл халкының сәламәтлеген саклау юнәлешендә зур адым. Республика, район җитәкчелегенә ләмәзлеләр исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм ", - ди фельдшер Венера Мөхәммәди кызы Исмәгыйлева.
Венера Мөхәммәди кызы күп еллар эшләүче тәҗрибәле белгеч. Ул инде авылда хөрмәт казанган, күпләрнең гомерен саклап калган үз һөнәренең чын остасы. Шундый белгечләре булу белән авыл халкы бәхетле.
Венера ханым тумышы белән Баймак районының Каратал авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Сибай шәһәрендә шәфкать туташы һөнәренә укый һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли башлый. Түбәнге Ләмәз авылына килен булып төшкәч тә сайлаган һөнәренә тугры кала. 2006 елда фельдшерлыкка да укып чыга.
Гомеренең 40 елын медицинага багышлаган кеше ул. 40 ел! Әйтүе генә җиңел... Бу еллар эчендә авырлыклары да, шатлык-куанычлары да бихисап булгандыр. Ничек кенә булмасын, әлеге һөнәрне сайлавына һич кенә дә үкенми ул. Аллаһка шөкер дип эшли, авылдашларыннан рәхмәт сүзләре ишетү, аларга ярдәм итә алуына сөенә. Гомумән, гомере буе сайлаган һөнәренә тугры калып, игелекле эш-гамәлләре белән авылдашларының ихтирамын яулаган, үз өлкәсендә уңышларга ирешкән кеше чын мәгънәсендә бәхетле була.
Радий Хәбиров Республика җитәкчесе булып эшли башлагач та авыл медицинасының күп еллар игътибарсыз калуына игътибар итте. Ул вакытта, чынлап та, республика ФАПларының 60-70 проценты ремонт таләп иткәндер. Радий Хәбиров, бу хәлләрне күреп, иске һәм яраксыз ФАПларны алыштыру, булмаган авылларда яңасын төзү бурычын куйды. Шулай итеп, соңгы дүрт елда аның боерыгы буенча 300дән артык модуль конструкция төзелгән. Алар арасында-фельдшер-акушерлык пунктлары, табиб амбулаторияләре, гомум практика табиблары офислары да бар. Ел ахырына кадәр Башкортстанда тагын 40ка якын ФАП, 10 табиб амбулаториясе, гомум практика табибларының өч офисы һәм бер участок хастаханәсе ачылачак.
“Дүрт миллион халкы булган республикабыз өчен бу тема аеруча әһәмиятле, чөнки төбәк халкының өчтән береннән артыгы авыл җирендә яши. Өч-дүрт ел элек эш буенча районнарга чыга башлагач, мин фельдшер-акушерлык пунктларының кайберләре бик тә аяныч хәлдә булуларын күрдем. Биналары иске, медицина җиһазлары җитешми, интернет юк... Ә бездә аларның саны – 1 960. Мәсәлән, бер ФАП – Бөек Ватан сугышы еллары чорында хәрби әсирләр яшәгән баракта , ә икенчесе – XIX гасыр бинасында. ФАПларга күп еллар бөтенләй игътибар бирелмәгән инде, - дип искә ала Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без барлык иске ФАПларны алыштыру бурычын куйдык. Һәм без Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасын башлап җибәргәне өчен рәхмәтле. Бу – зур акчалар белән беркетелгән җитди документ. 2025 елга кадәр әлеге максатларны тормышка ашыруга Башкортстан 18 млрд сум алачак, - диде Радий Хәбиров медицина оешаларының матди-техник базасын ныгытуның мөһимлеге турында.
Халыкның гомер озынлыгы авыллардагы ФАПларның булуы, аларның тиешле шартларда эшләвенә турыдан-туры бәйле була. Сез дә килешәсездер, дуслар, үз вакытында сыйфатлы медицина ярдәме алу күп чирләрне урап узарга ярдәм итә. Бу исә кешеләрнең уртача гомер озынлыгын арттыра.
Радий Хәбиров беренчел звеноны модернизацияләү программасын иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе, диде.
–Соңгы елларда эшебезнең, Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең төп күрсәткече – гражданнарның гомер озынлыгы артуы күзәтелә. Башкортстан безнең өчен мөһим психологик билгене узды, уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән үтте. Биш ел элек – 70 иде. Бу, әлбәттә, сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәле эшен күрсәтә. Республиканың максаты – 2030 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү, – диде Радий Хәбиров киләчәккә планнары белән бүлешеп.
Рәхмәт яусын
Күптән түгел яңа ФАПлы булгач, Түбәнге Ләмәз халкы сөенеп туя алмый һәм республика җитәкчесенә рәхмәтләрен юллый.
Хөмәйрә Камил кызы Зинурова, пенсионер-педагог:
“Шундый заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылуы безнең өчен зур шатлык. Без моны күптәннән көтә идек. Тик Венерабыз янына бу бинага чирләп түгел, ә профилактик чаралар үтәргә, консультацияләр алырга гына килергә язсын”.
Нәсимә Гобәйдулла кызы Моталлапова, пенсионер-педагог:
“Җир белән күк аермасы инде, яңа ФАПны искесе белән чагыштырырлык түгел. Урамнан ук авылыбызга ямь биреп тора. Әле дә ярый авылларга ярдәм күрсәтүче республика программалары бар, рәхмәт яусын. Җитәкчеләребез тарафыннан халыкның сәламәтлеген ныгытуга зур игътибар бирелүе олы яшьтәгеләр өчен аеручакуанычлы”.