Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август , 17:47

Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар

14 августта Уфада “Бердәм Русия” партиясенең Генераль советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, ил Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев һәм Радий Хәбиров шәһәрнең тарихи үзәгендә булдылар. Ленин исемендәге паркта мөхтәрәм кунаклар Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов һәйкәлен карадылар. Скульптураны 2024 елның 7 февралендә сәяси эшлекленең тууына 90 ел тулу уңаеннан ачтылар. Радий Хәбиров Мортаза Гобәйдулла улының республикабызны торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлешен ассызыклады.

Совет мәйданында Владимир Якушев һәм Радий Хәбиров Ватанны саклаучыларны искә алдылар һәм Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Радий Хәбиров Владимир Якушевка 2022 елның 11 октябрендә ачылган монументны булдыру тарихы турында сөйләде. Скульптура композициясен Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык күрсәткән легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышладылар. Һәйкәлнең авторы – Русиянең танылган скульпторы, Башкортстаннан чыккан, Русия Сәнгать академиясе академигы Салават Щербаков.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: