Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2024, 13:20

Алиментчылар футбол карамаячак

Суд приставлары алиментчыларны кысканнан-кыса. 

Алиментчылар футбол карамаячак
Алиментчылар футбол карамаячак

   Матчларга йөрүне тыю турындагы имеш-мимешләр нигезсез түгел. Эш шунда, 2025 елның маенда Русиядә алиментлар буенча бурычлылар реестры барлыкка киләчәк. Кара исемлеккә бурычын түләмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгына тартылганнар, шулай ук приставлар эзләгән гражданнар керәчәк.

   “Русиянең баш суд приставы Дмитрий Аристов хәбәр итүенчә, суд приставларының федераль хезмәте Юстиция министрлыгы белән бергә бурычларын түләмәүчеләр өчен берничә чикләү кертәчәк, - ди адвокат Тимур Харди. - Алар арасында рәсми  спорт ярышларын караудан мәхрүм итү дщ бар. Бу керү билетларының  бәясе югары булуы һәм чараларның күңел ачу характеры белән бәйле. Бурычлы фанатларга җанатар карталарының (Fan ID) гамәлдә булуын туктатачаклар яки аны рәсмиләштерергә мөмкинлек бирмәячәкләр”.

    фото: goal-box.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: