Башкортстанда яшәүчеләрне “Рәхмәт, Башкортстан!” конкурсында катнашырга чакыралар.
"Әйдәгез, бергәләп Башкортстанның уңай үзгәрешләренә, якташларыбызның җиңүләренә һәм уңышларына, төрле өлкәләрдәге казанышларына “рәхмәт" әйтик”, дип тәкъдим итте “Рәхмәт-2024" акциясен оештыру комитеты вәкиле Регина Кадырова.
Конкурста катнашу өчен ВКонтактеда https://vk.com/algapatriot. сылтамасы буенча «Алга, патриот» төркеменең «Яңалык тәкъдим итәргә» бүлегенә Башкортстанда нәрсә сөендерүе (яңа ял итү урыннары, файдалы проектлар һәм башкалар) турында үз тарихыңны җибәрергә кирәк.
Пост дөрес язылырга, анда фото/видео һәм шәһәр/район исеме булырга тиеш. Атна саен оештыручылар ике номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк. Беренче уйнату кичә булды, анда җиңүчеләр маркетплейсларга бүләк сертификатлары алдылар. Төрле шәп призлар: сертификатлар, телефоннар, робот-пылесослар һәм башкалар уйнатылачак.