Белорет районы “Малидак” гаилә спорт фестивалендә катнашучыларны сигезенче тапкыр каршы алды. Ул Отнурок авылы янындагы аланда үткәрелә.
Спортчылар Көньяк Уралның тау түбәләре буйлап 5-100 чакрымга йөгерделәр. Теләге булганнар скандинав йөреше һәм рогейнда ярыша алды.
Фестивальгә Русиядән һәм башка илләрдән алты меңгә якын катнашучы килде. Үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Фестиваль программасы киңәйде, территорияне ун мәйданчыкка бүлделәр: зур һәм кече сәхнә, лекторий, фитнес-зона, балалар зонасы һәм мастер-класслар, скалодром, планетарий һәм вело-мәйданчык.