Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2024, 15:45

“Без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер”

Башкортстан Курск балаларын сыендырды.

“Без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер”
“Без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер”

Курск өлкәсендәге хәлләр турында һәрберебез хәбәрдар.  Аяныч хәлләр күзәтелә ул төбәктә. Башкортстан  зыян күрүчеләргә ярдәм кулы сузарга әзер булуын күрсәтте – Курск  өлкәсеннән 34 баланы кабул итте.

     12 августта Дүртөйле районы шифаханәсенә һәм балаларны савыктыру лагерына 34 бала һәм аларны озатучы 8 кеше килде. Кунакларны Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре һәм башкалар каршы алды.

  12 августта Башкортстан Республикасы Башлыгы хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Курск өлкәсендә зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер диде.

    "Курск өлкәсендә ниләр барганын барысын да күреп торасыз. Хәлләр  авыр. Без Курск өлкәсе җитәкчелеге белән элемтәгә чыктык. Мин Курск өлкәсендә яшәүчеләрне, балаларны кабул итәргә әзер булуыбызны расладым. Б – безнең төп бурычыбыз. Аларга бик авыр. Тагын бер кат әйтәм - без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзер", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: