Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август , 11:26

Бу гаиләгә сыйган безнең дә бәхет!

Апа белән җизни үзләренең балалары белән беррәттән безне кыерсытмый, җил-давыл тидерми, сөендереп-шатландырып, дөрес тәрбия биреп үстерделәр.

Бу гаиләгә сыйган безнең дә бәхет!
Бу гаиләгә сыйган безнең дә бәхет!

Мин яратам сине тормыш,

Мин бит сиңа гашыйк күптән.

Сыйпасаң да, сынасаң да

Юктыр сиңа үпкәм.

Шушы җыр юллары белән башлап җибәрәсем килә бу язмамны. Әйе, минем язмышка үпкәм юк. Чөнки тормышымда минем иң якын, иң газиз кешеләрем бар: сөйгән ярым, балаларым һәм икенче әти-әнием булган апам белән җизнәм. Нәкъ менә аларның гаиләсе турында сөйлисем килә.

Рәсимә апа - әниемнең бертуган сеңлесе. Ул Чакмагыш районы Әхмәт авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып туган. Флорис җизни Дүртөйле районы Түбән Манчар авылында өч балалы гаиләдә үскән. 1991 елның гыйнвар аенда Рәсимә апа бертуган апасына кунакка килгән була. Уфада укып йөргән чагында Семилеткага бик еш кайтып йөргән ул. Әнә шул чакта Флорис җизнине очраткан да инде. “Кара чәчле, кара мыеклы җизнәгезне күреп, башым әйләнде шул”, -  дип көлә-көлә, әле дә сөйләп ала апа.

Җизнәбез, тимер атын иярләп, Әхмәт авылына кадәр апаны күрер өчен бара торган булган. Ә “Минск” матаен абыйсыннан сорап алып китәргә кирәк бит әле! Абыйсы кызлар кырына җәяү барырга теләмәгәндер. Тик җизнәбез җаен тапкан. Ә "Свидание”гә чәчкәсез йөрмәгән ул. Барышлый басу, урман буеннан чәчкә җыеп, апабызның күңелен күргән. Әле дә чәчкәләр тотып кайтып кергән чаклары күп. Бәйрәм уңаеннан түгел, болай гына да чәчкә бүләк итәргә ярата ул.

Әнә шулай авыл аралары ерак кына булса да, яшьләр очрашып йөри башлаган. “Безнең авыл кызын үзенә каратты” дип, Әхмәт егетләре кырын карый башлаганда җизни апабызга тәкъдим ясаган була инде. Әлбәттә, аның кара мыегына гашыйк булган апа шунда ук ризалык биргән.

1991 елның август аенда гөрләтеп туй үткәрәләр һәм матур итеп яши башлыйлар. Беренче уллары – мәхәббәт җимешләре дөньяга килә. Аңа Вадим дип заманча исем кушалар. Башта ата-ана йортында яшәгән яшь гаилә бераз вакыттан соң аерым йортка күчә. Әнә шулай үз җае белән дөнья көтеп ятканда килә аларга кайгы аша җитди сынау.

Рәсимә апаның бертуган апасы Рима (минем әни) бик каты чирләп китә. Газиз балалары хакына яшәү өчен озак көрәшә ул. Әмма язмыш кырыс була - әниебезне бездән мәңгелеккә тартып ала. Һәм без, болай да ярты ятим балалар, тулы ятим калдык. Әҗәл әтиебезне аннан алты ел алдарак алып китте. Әни ул чакта, Дамир абыем белән икебезне җитәкләп, Чаллы шәһәренә чыгып киткән иде. Күпмедер вакыттан соң бәхетен кабат сынамакчы булып, энебез Данилның әтисе белән язмышын бәйләде. Тик иртә уңмаган кич уңмас диләр... Бер-берсе өчен яратылган ярлар булмаганнардыр инде. Юллары аерылды. Һәм без өч ятим калдык... Энебезгә 3 яшь тә тулмаган иде. Абый белән мине нәнәебез Фәния Әмирҗан кызы үзе карыйм диде. Кечкенә сабыйны да тәрбияләү аның өчен авыр булачагын чамалап, әнинең икенче туганы Рәзифә апа белән Рәшит җизни Данилны үзенә тәрбиягә алды.

Нәнәйнең өлкән яшьтә булуы үзен сиздерә. Рәсимә апа белән Флорис җизни моны күреп, аңлап тора. Безнең язмышка битараф кала алмый алар. “Балаларны үзебезгә алып кайтабыз” дигән уй-фикер белән киңәш сорарга әти-әниләренә, киләчәктә безнең якын кешеләребезгә әйләнәчәк кодагый әби Фәвәзә Идиатулла кызы һәм кода бабай Фирдәвес Нуриәхмәт улы Нургалиевларга киләләр.

-Балалар, үзегез ничек уйлыйсыз, нинди карар кыласыз, без шуңа риза. Сез үзегезгә зур җаваплылык аласыз. Анысын аңлыйсыздыр. Ничек уйласагыз да, без хупларбыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, - дигәннәр.

Шул көннән без бер гаилә булып яшәп киттек. Ә бит ул вакытта Флорис җизнигә нибары - 28, ә Рәсимә апага 25 (!) яшь булган.  Яңа гына өйләнешеп, сөеп-сөелеп, яратышып, үзләре һәм нәни уллары өчен генә яшәр чаклары! Шундый чакта ике ятимне сыендырыр өчен нинди олы йөрәк кирәк?!

Тормыш дәвам итте. Без мәктәптә укыдык, апа – балалар бакчасында, җизни колхозда эшләп йөрде. Ә бераздан гаиләдә тагын бер сабый аваз салды. Икенче улларына Наил дип исем куштылар. Апа белән җизни үзләренең балалары белән беррәттән безне кыерсытмый, җил-давыл тидерми, сөендереп-шатландырып, дөрес тәрбия биреп үстерделәр. Безне – дүрт баланы, бер алманы дүрткә бүләргә, олыларны олы итеп, хөрмәт итәргә, дөньяны яратып яшәргә өйрәттеләр. Без энеләребез белән икетуган түгел, бертуган балалар кебек.

Бүгенге көндә Вадим энебез Нефтекама шәһәрендә эшли, яши. Наил әти-әнисе янында авылда яши, эшләп йөри. Абыем Дамир Альбина җиңгәм белән ике кыз тәрбияли. Без тормыш иптәшем Әхнәф белән ике ул үстерәбез.

 Беренче улым тугач, шалтыратып,  шатлыгым белән уртаклаштым. “Апа-җизни, сез хәзер яшь нәнәй һәм яшь картәти булдыгыз инде”,- дидем. Ә алар шатлыкларыннан елап, икенче көнне яныма килеп тә җиткәннәр иде.

Үзем гаилә коргач, әни булгач, Рәсимә апа белән Флорис җизнинең безнең тормышта нинди зур роль уйнавы турында торып-торып уйланам. Һәм уйланган саен аларга соклану хисе дә, рәхмәтем дә арта гына бара. Безне башлы-күзле иткәч, аларның гаиләсенә олы яшьтәге нәнәбез дә сыйды бит әле. Алар аны кадер-хөрмәт белән тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.

Быел Рәсимә һәм Флорис Нургалиевларның гаилә коруларына 33 ел була, Аллаһы боерса. Мал-туар асрап, яшелчә-җимеш үстереп, гөрләшеп, матур итеп туган авылларында үзләре корган дөньяларында яшәп яталар. Абый да, мин дә алардан үрнәк алып, киңәш сорап яшибез. Олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр холыклы, авырлыкларга бирешми, сынауларны бергә үтә белгән, бер-берсенә терәк булган апа белән җизнинең гаилә тарихында безгә дә урын биргән язмышка рәхмәттән башка тагын ни әйтәсең?!

Галия Сәмигуллина.

Илеш районы, Югары Яркәй авылы.

 

 

 

 

 

Бу гаиләгә сыйган безнең дә бәхет!
Бу гаиләгә сыйган безнең дә бәхет!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: