Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2024, 14:45

Уфа юбилеенда Гарик Сукачев чыгыш ясаячак

Безнең егетләргә ярдәм итәр өчен алгы сызыкка килергә әзер артистларның берсе ул.

Уфа юбилеенда Гарик Сукачев чыгыш ясаячак
Уфа юбилеенда Гарик Сукачев чыгыш ясаячак

31 августта Уфа үзенең 450 еллыгын зурлап билгеләп үтәчәк. Шәһәр мәйданнарында чакырылган йолдызлар катнашында концертлар узачак.

Рок өчен бу көнне танылган музыкант һәм режиссер Гарик Сукачев җаваплы булачак, дип хәбәр иттеләр мэрия матбугат хезмәтендә.

 "Гарик Сукачев, хәвефле булуга карамастан, безнең егетләргә ярдәм итәр өчен алгы сызыкка килергә әзер артистларның берсе. 2024 елның язында Донецк Халык Республикасында булды. Өч көн эчендә җырчы сугыш сызыгында булырга һәм госпитальдә яралы сугышчылар алдында чыгыш ясарга өлгергән. Ә күптән түгел, июльдә, Сукачев Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко белән бергә ө”Дреслектә көч“ лозунгы астында узган “Дәүләт чигенә кадәр“ мотоузышта катнашты», — диделәр Уфа мэриясендә.

 Гарик Сукачев кичен «Моторостроитель»мәдәният йорты каршындагы мәйданда чыгыш ясаячак.

Уфадагы концертларда шулай ук Олег Газманов һәм Юрий Антоновның  чыгыш ясавы көтелә.

Фото: dzen.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: