Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август , 21:22

Туристлар агымы арта

Белорет районында туризм өлкәсе үсеш ала.

belrab.ru
Фото:belrab.ru

Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта территориядәге туризм өлкәсенең ничек үсүе турында сөйләде. Сәнәгать һәм агач эшкәртүдән соң, ул икътисадның иң өстенлекле тармакларының берсе булып тора. Бервакыт туризм алдынгы тармак булырга мөмкин.

- Ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча без Белорет районына туристлар агымының артуын күрәбез һәм инвесторларның туристлык өлкәсенә ныклы кызыксынуын күзәтәбез, - дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы. - Бизнес акчаларына соңгы елларда туристлык инфраструктурасының яңа объектлары булдырылды: Ишле авылында «Марьино» ял базасы, Инзер авылы янында «Бәхтино» глэмпингы, Арча ташы авылында «Арча» һәм Отнурок авылында «Малидак» глэмпинг-парклары, «Таулар»ял базасы.

Хәзер дәүләттән грант акчаларын җәлеп итеп төзелә торган җиде объект төзелеше тәмамлана. Район территориясендә 5 миллиард сумнан артык күләмдә эре инвестпроектлар гамәлгә ашырылачак. Болар - «Кагин йорты» комплексы, Абзакта «Юбилейный» шифаханәсе корпусы, «Лапландия» курорт комплексы, «Мраткино» гаилә курорты, - дип билгеләп үтте Андрей Иванюта.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: