Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2024, 16:48

Сатучылар да, сатып алучылар да канәгать

Сибайдагы бушлай сәүдә итү урыннары турында шулай диләр.

Сатучылар да, сатып алучылар да канәгать
Сатучылар да, сатып алучылар да канәгать

Исегездәдер, моннан берничә ел элек кешеләргә үз хуҗалыгында үстергән һәм җитештергән товарларны урамга алып чыгып сату бик авыр иде.

Радий Хәбиров республика белән җитәкчелек итә башлагач, бакчачылар үзләренең участокларында үстергән продукцияне сата алсын өчен шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына вакытлыча сату нокталары булдырырга кушты.

 “Үз куллары белән үстергәнне сатучы әбиләрне куарга түгел, киресенчә, аларга шартлар тудырырга, сәүдә урыннары булдырырга кирәк. Кешеләр дә  алар үстергән яшел тәмләткечләрне, кыярларны, шул ук бер стакан крыжовникны сатып алсыннар иде. Бүгенге катлаулы заманда өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Алар өчен һәр сум зур әһәмияткә ия”, – диде төбәк җитәкчесе.

Нәтиҗәдә бүген район һәм шәһәрләрдә җиһазландырылган сәүдә нокталары артты.

– Сибай шәһәрендә сату өчен бушлай урыннар булган 4 мәйданчык бар, тиздән тагын берәү өстәләчәк, – диде шәһәр хакимиятенең икътисади үсеш, инвестицияләр һәм сәнәгать буенча бүлек җитәкчесе Евгений Николаевич Тингаев. – Бу сату урыннарына агач “йортчыклар” куелды. Анда өстәл һәм урындыклар бар. Сату нокталарының икесе шәһәр үзәгендә урнашкан, анда ел әйләнәсе сату итәләр: җәен җиләк-җимеш, көзен бакча уңышы күбрәк булса, кышын сөт-каймак кебек ризыклар урын ала. Бушлай сәүдә урыннарыннан кеше өзелми: сатучылар да, сатып алучылар да күп.

Чынлап та, сатучылар гына түгел, сатып алучылар да мондый урыннар булудан канәгать.

“Элек сатучылар җәен кояш яки яңгыр астында торалар иде. Хәзер күләгәдә, ышыкта утыралар. Бик яхшы”, – дип уйлары белән уртаклашты Әлзирә Йосыпова.

– Ниһаять, безнең әбиләр, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрен, җиргә таратып салып, үзләре чиләкләргә утырып түгел, ә прилавка артында саталар. Сатучыга уңайлы, сатып алучыга да күңелле, – ди танышым Гүзәл.

Гомумән, сәүдәгә килгәндә, Сибайда кибетләр саны елдан-ел арта. Соңгы чорда сәүдә һәм җәмәгать туклануының 18 объекты сафка кертелгән.

– Быел сәүдә өлкәсенә караган – 3, җәмәгать туклануының 1 объекты үз ишекләрен ачты, – дип бәян итте Евгений Тингаев. – Шуларга өстәп, җәмәгать туклануының бер оешмасы реконструкциядән соң эш башлады.

Аның әйтүенчә, эшкуарларга үз эшләрен башлауга бүген мөмкинлекләр күп. Алар өчен төрле программалар эшләп килә һәм шәһәр хакимиятендә үткәрелеп торган “Эшкуарлык сәгатьләре” дә зур ярдәм булып тора. 2023 елда 51 киңәшмә уздырылган, гомум суммасы 298 млн сум булган 110 инвестиция проекты каралган. Әлеге проектларны гамәлгә ашырганда 234 эш урыны булдыру күзаллана. “Сибайда кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү” программасы кысаларында 2023 елда 3 млн сумлык финанс ярдәм күрсәтелгән. Сәүдә тармагына килгәндә, узган ел 15 сәүдә һәм көнкүреш хезмәте объекты файдалануга тапшырылган, 54 эш урыны булдырылган. Инвестицияләр күләме 108 миллион сум тәшкил иткән. Элек төзелгән биналарда яңа сәүдә объектлары ачылган.

– Сәүдә – безнең төбәк икътисадының төп өлкәләренең берсе, анда 300 меңнән артык кеше эшли. Башкортстанда 27 мең сәүдә объекты бар – бу бик яхшы күрсәткеч, – диде Радий Хәбиров август башында “Уфада ритейл көннәре” форумында чыгыш ясаганда.  – Сәүдә тармагы үсешенең күп кенә күрсәткечләре буенча төбәк илдә алдынгы урында тора. Берәмләп сату әйләнеше ел саен арта. 2024 елның беренче яртыеллыгында ул 11,4 процентка арткан. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында – икенче һәм илдә сигезенче урында бара.

 

 

https://sib-worker.ru
https://vk.com/ataysalgazeta
https://sib-worker.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: