Башкортстанның яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны игълан итте.
Гуманитар ярдәм җыю көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 86 адресы буенча бара.
Гуманитар ярдәм өчен мәктәп кирәк-яраклары һәм рюкзаклар, җылы өс киеме, көзге аяк киеме, урын-җир кирәк-яраклары, юрганнар, яраклылык срогы кимендә 6 ай булган азык-төлек продуктлары, гигиена җыелмалары, балалар һәм олылар подгузниклары, бер тапкыр кулланыла торган биләүләр, балалар туклануы кабул ителә.
#МыВместе төбәк штабы телефоны: +7 927 311 23 55.