Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2024, 20:15

Якташыбыз Жуков медале белән бүләкләнгән

Исән-имин кайтыгыз! 

Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиевның Телеграм-каналыннан.
Фото:Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиевның Телеграм-каналыннан.

Өлкенде авылыннан махсус операциядә катнашучы Руслан Тимашев Жуков медале белән бүләкләнгән. Бу хакта Дуван районы хакимияте  башлыгы Фаил Мөхәммәдиев хәбәр итте. Якташыбыз махсус операциянең тәүге көннәреннән үк алгы сызыкта хәрби бурычын үти, ул – взвод командиры урынбасары вазифасында. Бу бүләккә Руслан Мөхәммәдиев алгы сызыкта күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен ия булган.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты В.Путин 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Элегрәк Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак. 

 Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: