Дуслар, искә аласыздыр, елдан-ел матурлана, төзекләнә, күркәмләнә барган Уфабызда машиналар саны артканнан-арта бара. Икешәр, хәтта өчәр машиналы гаиләләргә хәзер аптырамыйбыз да инде. Бер яктан, бу сөендерә, чөнки транспорт чарасы тормышны җиңеләйтә, икенче яктан көендерә: машиналар күплеге Уфа урамнарында бөкеләр пәйда булуга сәбәпче була, юлларга көчәнеш төшә. Ә күпме йөк машиналары, фуралар үтә алардан? Санап беткесез.
Бәхеткә каршы, Башкортстан җитәкчелеге юллар торышын, аларны ремонтлауны һәрдаим контрольдә тота. Яңа юллар салына. Чөнки республика Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, яхшы юл кешеләрнең гомеренә берни дә янамавына ышаныч бирә.
“Юллар – гаять катлаулы тарих та, шул ук вакытта безнең өстенлек тә,-дигән иде Радий Хәбиров Башкортстан Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга юлламасында. - Кешеләр бездән яхшы юллар салуны сорыйлар. Чөнки бу уңайлылык кына түгел, республика икътисадын үстерү дә. Без яхшы юллар салуга акча җәлләмәячәкбез”.
Төбәк Башлыгының үз сүзендә тора торган җитәкче булуын исбатлаучы күркәм мисалларның берсе – Уфаның Көнчыгыш чыгу юлы.
Эш шунда, Уфа – миллионнан күбрәк халык яшәгән зур шәһәр. Соңгы елларда ул бигрәк тә актив үсешә, күпләп яңа торак йортлар, предприятиеләр, сәүдә комплекслары барлыкка килә. Әмма халык санының артуы транспорт инфрастуктурасы үсешеннән алдарак бара. “Пик” сәгатьләрендә юлларда бөкеләр пәйда була. Нәтиҗәдә, күпме кеше вакытын югалта, болай да кыйбат булган ягулык күбрәк тотыныла.
Бу проблеманы хәл итү өчен, республика Башлыгы туплаган команда Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын – түләүле тиз йөрешле автомагистральне – төзү һәм файдалануга тапшыру буенча амбициоз проектын тормышка ашыра алды. Көнчыгыш чыгу юлы Салават Юлаев проспектын “Урал” М-5 федераль трассасы белән Уфа районының Рус Юрмашы авылы тирәсендә тоташтыра. Яңа юл вакытны сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирә. Әгәр элек Рус Юрмашына кадәр барып җитү өчен кырык минутлап вакыт кирәк булса, хәзер ун минутта җилдереп барып җитәргә – бөкеләргә эләкмәскә, автомобильчеләргә вакытны һәм ягулыкны экономияләргә мөмкинлек бирә.
Ә бит тоннель төзелеше бик күп еллар элек – 1992 елда ук башланган иде. Ләкин 2004 елда эшләр туктатылды, объект озак вакытлар тәмамланмаган килеш торды. 2017 елда Башкортстан Республикасы белән “Башкортстан концессион компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән оешма арасында концессион килешүгә кул куелды. Ниһаять, 2020 елда масштаблы эшләр башланды. 2021 елның мартында автомобиль тоннеленең көнбатыш һәм кончыгыш юнәлешләрен тоташтыруны тәмамлауга ирештеләр.
“Төбәк башлыгына, идарә итүче командага рәхмәт”
2024 елның 21 мартында беренче машиналар Көнчыгыш чыгу юлының тоннеле, күпер һәм автотрасса аша үтеп, “Урал” М-5 федераль трассасына чыктылар.
Яңа юлны ачу тантанасында видеоэлемтә режимында Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин чыгыш ясады:
– Бу озакка сузылган төзелешләрнең берсе иде. Президентыбыз Владимир Путин ярдәме, ил Хөкүмәтенең республика белән бергә системалы эше нәтиҗәсендә без аны тормышка ашыра алдык, – дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин. - Көнчыгыш чыгу юлы – Башкортстан өчен генә түгел, тоташ Русия өчен уникаль транспорт проекты. Ул төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек йогынты ясаячак, башкалада төзелеше мөмкинлекләрен арттырачак. Төзелеш белән идарә иткән командага, Радий Фәрит улына рәхмәт әйтәсем килә. Көнчыгыш чыгу юлы юлларга нагрузканы киметәчәк, республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырачак.
“Уфаның үзенчәлеге шунда, ул елгалар белән әйләндереп алынган. Димәк, теләсә нинди яңа күпер һәм шәһәрдән алып чыгучы яңа юл шәһәргә үсү өчен чираттагы мөмкинлек дигән сүз ул”, - дип үз фикере белән уртаклашты гамәли транспорт тикшеренүләре институты директоры Дмитрий Енин, яңа юлның әһәмиятен ассызыклап.
Шулай итеп, Көнчыгыш чыгу юлы – республика җитәкчесенең тырыш һәм максатчан, ул туплаган команданың амбициоз булуының күркәм үрнәге дип аңларга кирәк. Көнчыгыш чыгу юлы Уфадан чыгу юлларын бөкеләрдән бушату проблемасын хәл итеп кенә калмады, Караидел аръягын алга таба үстерү өчен дә киңлекләр ачты. Ул – күп кенә социаль-икътисадый процессларга уңай йогынты ясый торган инфраструктура проекты.
Бүгенге көндә Көнчыгыш чыгу юлы заманча автомобиль юлы инфраструктурасыннан гыйбарәт: аңа 1,2 чакрым озынлыктагы автомобиль юлы тоннеле, 2,7 чакрым озынлыктагы Уфа елгасы аша эстакадалы күпер кичүе һәм 10 чакрым тиз йөрешле юл керә. Объектның гомум озынлыгы 13,9 км тәшкил итә. Горурланырлык объект!
Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе 40,3 миллиард сум чамасы тәшкил иткән. Шуның 4,5 миллиарды – республика бюджетыннан, 26,7 миллиарды - федераль бюджеттан, ә 9,1 миллиардтан артыгы концессионер акчаларыннан бүленгән.
Моннан тыш, яңа юл Уфа икътисады үсешенә ярдәм итәчәк, М-5 федераль трассасына уңайлы барып җитүне тәэмин итәчәк. Бу исә предприятиеләргә һәм сәүдә үзәкләренә үз товарларын һәм хезмәтләрен кулланучыларга тизрәк җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Югарыда без яңа юлның түләүле булуын әйтеп үткән идек инде. 2024 елның 1 апреленә кадәр яңа трасса буенча йөрү бушлай булды, хәзер йөрү бәясе җиңел автомобильләр өчен - 100 сум һәм йөк машиналары өчен 250 сум тәшкил итә. Төнлә (00:30 дан 6:00 гә кадәр) җиңел автомобильләр өчен юл 20 сум тора, ә йөк машиналары өчен — 100 сум. Юл өчен түләү бер тапкыр, участокларга бүленмичә башкарыла. Моның өчен трассада түләү пункты урнаштырылган. Кул акча яки банк картасы белән түләргә дә мөмкин. Киләчәктә автомат рәвештә түләү өчен транспондерларны танып белү системасын кертү планлаштырыла.
Бу урында шунысын ассызыклап әйтәсе килә: Радий Фәрит улы төзелеш барышын шәхсән үз контролендә тотты, төзелеш барган мәйданга даими барып, эшчеләр һәм инженерлар белән аралашты. Аның тырышлыгы белән проект вакытында төгәлләнде.
Вакытында барып җитәбез!
Яңа юл файдалануга тапшырылгач, автомобилчеләрнең шатлыгы зур булуын әйтеп тору кирәкме икән? Күпләре яңа трасса ачылганнан соң, Уфа эчендәге юлларның шактый иркенрәк булуы турында әйтә. Хәзер зурлар - эшкә, балалар - укуларына, кичен барысы да өйләренә тизрәк кайтып җитә ала. Машина йөртүчеләр төзелешнең тәмамлануын күптән көтүләре турында әйтәләр. Яңа юл өчен рәхмәт белдерәләр:
Уфадан Көнчыгыш чыгу юлыннан тыш төбәктә транспорт инфраструктурасын үстерүнең башка юнәлешләре дә планлаштырыла. Әйтик, Салават Юлаев проспектыннан Комсомольская урамына кадәр юл салып, арытабан Затон күперенә һәм “Волга” М-7 федераль трассасына чыгу күз уңында тотыла.
Моннан тыш “Көньяк капкалар” инфраструктура проекты кысаларында 2022 елдан 2024 елга кадәр Уфаның көньяк өлешендә транспорт инфраструктурасының биш объекты тормышка ашырыла.