Урман - табигатьнең бәяләп бетергесез хәзинәсе, тормыш чыганагы. Безнең республикабыз урманнарга бай, әмма баю максаты белән аңа "үрелүчеләр" дә очрап тора. Без аны сакламасак, киләсе буынга калмаска да мөмкин.
Башкортстанда законсыз урман кисү күләме үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,4 тапкырга кимегән. Быел урлап агач кисүнең 151 очрагы ачыкланган, аларның гомум күләме 1906 куб.м., урманнарга китерелгән зыян 38 млн. сум тәшкил иткән.
Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, республикала законсыз урман кисү күләмен киметүгә күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә ирешелгән.
- Башкортстан Республикасы территориясендә урман кисүчеләргә каршы көрәш мәсьәләсендә урманнардан файдалануга дистанцион космик күзәтү үткәрәбез. Ел саен бу мәйдан арта бара. Бүгенге көндә даими космик мониторинг төбәкнең урман фонды территориясенең 92% үз эченә ала. Күзәтү нәтиҗәсендә 2024 елда законсыз кисүләрнең гомум күләменнән 22% тан артыгы ачыкланган, - дип сөйләгән Марат Шәрәфетдинов.