Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2024, 21:40

Русиядә треш-стримнарны тыйдылар

Күптән кирәк иде, югыйсә бу зур проблемага әверелде. 

кремлин.ру
Фото:кремлин.ру

Владимир Путин “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында”гы  Федераль законга һәм РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында Федераль законга кул куйды. Документ хокукый актларның рәсми порталында бастырылган.

Закон җәмгыять абруен һәм әхлагын кимсетә торган, көч куллану фактлары булган мәгълүматтан файдалануны чикләү тәртибен билгели һәм аны тапшыруны тыя. Сүз треш-стримнар турында бара, треш-стримнарда югарыда  мондый мәгълүмат хулиганлык яки табыш алу максатыннан таратыла. Социаль челтәрләр хуҗалары мондый контентны ачыклау һәм аны җую, бетерү  максатыннан даими рәвештә мониторинг үткәрергә тиеш булачак.

Рәхимсезлек күренешләрен үз эченә алган трансляцияләрне судка кадәр тәртиптә блокировкалаячаклар. Треш-стримнарны оештыручылар һәм анда  катнашучылар трансляцияләр алып бару өчен җиһазларны тартып алып, 1 млн сумга кадәр штрафка тарттырылырга мөмкин. Мондый  видеоларны тараткан өчен гражданнар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, вазыйфа биләгән  затлар өчен — 100 меңнән 200 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 800 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф каралган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: