Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2024, 19:01

Халыкның яраткан урынына әверелгән

Халыкның яраткан урынына әверелгән
Халыкның яраткан урынына әверелгән

8 августта Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музее объектларын төзү буенча киңәшмә үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның июлендә булачак музей комплексының визит-үзәге эшли башлады. Евразия күчмә цивилизацияләр музее директоры Николай Григорьев сөйләвенчә, беренче ай эчендә объектка 25 меңнән артык кеше килгән, шул исәптән башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән дә. Иң күп кунаклар ял көннәрендә килә - якынча 2 000-2 300 турист.

«Башкорт долголетие» программасында катнашучыларга да визит-үзәк кирәк. Ә кичләрен яшьләр җәяүлеләр сукмагында яктырткычлар белән җиһазландырылган Тура хан мавзолее янында фотосессияләр ясарга ярата. Визит-үзәктә биш экскурсовод эшли. Кафе һәм сувенир кибете бар. Һәр шимбә амфитеатрда республиканың иҗат коллективлары катнашында милли һәм классик музыка концертлары уза. Ә сентябрьдә музей мәйданчыгында күчмә халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча бу өлкәдә әйдәп баручы галимнәрдән лекцияләр курсы узачак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: