Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Курск өлкәсендә булган вакыйгаларга бәйле өлкәдә яшәүчеләрнең кайгысын уртаклашты. Ул бу хәлләрне Киев режимының провокациясе дип атады.
"Явыз дошман тыныч халыкка, шул исәптән балаларга һөҗүм итә. Башкортстан исеменнән Курск халкына чын күңелдән таяныч сүзләре җиткерәбез. Һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез. Кирәк булган теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә әзербез.
Сигез дистә ел элек бабаларыбыз безнең җиргә кан һәм җимерү китергән нацистларны җиңгәннәр. Хәзер дә җиңү, һичшиксез, бездә булачак!"- дип язды республика башлыгы.