Бәләбәйдә “Керамика” заводында 44 яшьлек оператор эш урынында имгәнгән – кулсыз калган. Башкортстанның дәүләт хезмәт инспекциясе шушы хәл уңаеннан бәхетсезлек очрагын тикшерүгә кереште.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл 1 августта керамик заводның кирпеч җитештерү цехында булган.
Конвейерны чистарту барышында операторның сул кулы транспортер тасмасы белән барабан арасында кысылган. Зыян күрүчене Бәләбәй үзәк район дәваханәсенә китергәннәр.
Бу аянычлы хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, диләр төбәк дәүләт хезмәт инспекциясендә.