Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август , 10:58

Фән – тормышыбызның нигез ташы

Соңгы берничә елда республикабызда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча актив сәясәт алып барыла, фән үсеше өчен барлык шартлар тудырыла, мөмкинлекләр арта.

Фән – тормышыбызның нигез ташы
Фән – тормышыбызның нигез ташы

Шуның нәтиҗәсе буларак, республикабызда фәнгә килүче яшьләр саны артты. Моны яшь галимнәрнең социаль торышы яхшыру белән дә бәйләргә кирәктер. Сер түгел, әле кайчан гына сәләтле студентларны үгетләп кенә аспирантурага укырга калдыру гадәти күренеш иде. “Ничек кенә фән белән шөгыльләнергә теләсәм дә, башка өлкәдә эш эзләргә туры киләчәк. Тулай торак бүлмәсендә яшәгән преподавательләр язмышын кабатлыйсым килми”, – дигәннәрне дә еш ишеттек. Әлеге сәбәп белән байтак сәләтле яшьләребез чит өлкәләргә чыгып китте. Ә хәзер үзебездә калалар. Талантлы яшьләрнең сәләтен күрү, аларга арытаба үсәр өчен мөмкинлекләр булдыру, төрлечә ярдәм итү, аларның җәмгыятьтә абруен күтәрү нәтиҗәсе бу. Шулай булмый ни, республикабыз ил күләмендә үткән бик күп проектларда җиңүче булды.  Бездә Фәнни-белем бирү үзәген төзү, “Приоритет-2030” программасында катнашу, шулай ук җиһазлар базасын яңарту, республикада дөньякүләм вуз төзү, анда кампус булдыру – шушы юнәлештәге эшчәнлекнең яхшы нәтиҗәсе турында сөйли.

 

Без соңгы елларда икътисадыбызны ныгытуда, санлаштыруда һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә әйдәп баручы көч буларак фәннең роле никадәр үсүен күреп торабыз. Төбәкнең идарә командасы өчен, әлбәттә,  фәнни кадрларны үстерү, аларга ярдәм күрсәтү һәм фәнни тикшеренү эшләренә игътибарны арттыру мөһим бурыч булып торадип билгеләп үткән иде Радий Хәбиров 2024 елның 26 июнендә узган "Фән сәгате" киңәшмәсендә.

Киләчәгебез фән белән бәйле. Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни белем бирү үзәге төзелүе  – зур мәртәбә. Студентлар һәм галимнәр өчен – яңа эшлекле һәм иҗади киңлек ул,  республиканың икътисадын үстерергә, белем бирү сыйфатын арттыруга этәргеч бирә һәм талантларны ача. Анда фән, бизнес һәм югары мәктәп казанышлары берләштерелә. Көндәшлек көрәшендә ул федераль статус алды һәм хәтта мондый үзәкләрнең Русия рейтингы лидерлары рәтенә да керде.  Бүген Евразия фәнни белем бирү үзәгенең алдынгы проектларын инде 38 партнер гамәлгә ашыра. Алар зур уңышларга өлгәшеп, республиканың технологик суверенитетын якынайта.

Фәнни-белем бирү үзәге –  заманча студентлар шәһәрчеге генә түгел, ул шулай ук иҗатка һәм креативка этәрүче фәлсәфә һәм фәнни шәһәрчек мохите дә. Бу – гамәли эшләнмәләр белән кызыксынучы инновацион бизнесны җәлеп итү үзәге дә, стартаплар фабрикасы да, – дип билгеләп үткән иде үзәк турында Радий Хәбиров.

Чынлап та, фән үсеше, белгечләр әзерләү мәсьәләләре республика өчен зур әһәмияткә ия. Республика Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы булып эшли башлагач та, моңа аеруча зур игътибар бирде. Бүген яшь галимнәргә белемнәрен һәм сәләтләрен куллану өчен мөмкинлекләр җитәрлек: дәүләт ярдәмнәре  – грантлар, стипендия, төрле социаль ярдәм программалары, фәнни премияләр бар.  

Мәсәлән, соңгы чорда яшьләрнең фәнни башлангычларын дәртләндерү максатында дәүләттән 450 миллион сумнан артык акча бүленгән. Аспирантлар ел саен – 500 мең сум, ә фән кандидатлары ике еллык проектны гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумга исәп тота ала.

Фән өлкәсендә соңгы яңалыкларга килгәндә исә, Евразия фәнни белем бирү үзәгенең вузара кампусы резиденты булган Башкорт дәүләт медицина университеты яшь галимнәренең терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын иртәрәк ачыклау методикасын уйлап табуларын атарга була. Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты талантлы яшь галимнәргә әнә шундый фәнни тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеген бирә.

БДМУ эчке авырулар һәм клиник психология кафедрасы аспиранты, БДМУ клиникасы табиб-терапевты Каринә Әхиярова БР Башлыгы грантына ия булган галимнәрнең берсе.  Каринә Эрик кызының фәнни тикшеренүе терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын иртә диагностикалауның эшләнгән методикасы һәм иярчен патология бәйле яңа хәвеф факторларын билгеләргә ярдәм итәчәк.

Организмдагы тоташтыргыч тукыманың  эшчәнлеге бозылса, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары –остеоартрит  һәм остеопороз барлыкка килә. Буыннар сызлый һәм сөяк йомшарып, тиз сынучанга әйләнә. Бу авырулар, гадәттә, соңгы стадияләрдә, дәвалау шактый катлаулырак вакытта гына ачыклана. Шуңа күрә әлеге авыруларны иртәрәк ачыклапалдан профилактик чаралар күрү хәерле,  – ди яшь галим Каринә Әхиярова.  

Грант акчалары исәбенә уздырыла торган фәнни тикшеренү кысаларында БДМУ галимнәре сөяк һәм кимерчәк тукымасын өйрәнеп, мондый проблемаларны урап узу юлларын таба. Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын иртә диагностикалау методикасын эшләүдә тагын бер мөһим адым булып рентген денситометриясе – сөяк тукымасының тыгызлыгын тикшерү тора.

Республикабыз галимнәре билгеләп үткәнчә, бигрәк тә яшь кешеләрнең мондый тикшеренү үтүе мөһим, чөнки нәкъ менә яшь вакытта сөяк һәм буыннарның торышы формалаша. Димәк, чир ишек какканчы сәламәтлегеңне кайгырту –вакытында чаралар күрергә һәм буыннар чирен булдырмау мөмкинлеген бирә.

Фән белән шөгыльләнү теләге миндә студент елларында ук барлыкка килгән иде, чөнки медицина – фәнни эзләнү өчен зур өлкә. Ләкин кызыклы проектларга ординатурада яшь галим сыйфатында гына кушылырга мөмкин булды, – диде Каринә Эрик кызы – Әле аның шул ягы да бар – син өйрәнергә теләгән юнәлеш, сине кызыксындырган өлкәдә фәнни төркем  табу һәм алдыңа куйган максатыңа ирешә алырга ярдәм итәрлек тәҗрибәле һәм белемле җитәкчене эзләү читен. Минем юлымда шундый кешеләрнең очравын олы бәхет дип саныйм. Фәнни җитәкчемә БДМУның эчке авырулар һәм клиник психология кафедрасы мөдире Тюрин Антон Викторовичка зур рәхмәтлемен. Ул да шулай ук БР Башлыгы гранты призеры һәм төрле халыкара конкурсларда катнашкан сәләтле һәм тәҗрибәле белгеч.

 Бу соңгы берничә елда республикабызда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча актив сәясәт алып барылуның фән үсеше өчен барлык шартлар тудырылуның бер җимеше. Фәнни-белем бирү үзәге яңа ачышларга, проектларга, эшкуарлык фикерләре белән интеллектуаль үсешкә омтылучы алдынгы фикерле яшьләрне үстерү өчен бик уңайлы мохит. "Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты – үз проектыңны тормышка ашыру өчен җитди адым һәм ул безнең республикада булган мөмкинлекләрнең бу әле бер өлеше генә, – диде Каринә Әхиярова.

Күрүебезчә,  яшь галимнәренең ачышлары тормышыбызга уңай үзгәрешләр алып килә. Һәр үсешкән илдә фәнгә җитди игътибар бүленә. Бу юнәлештә Башкортстанның тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булырлык. Әйткәндәй, алда телгә алынган ярдәм чараларыннан тыш, республика бюджетыннан түбәндәге түләүләр кертелде:

  • фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре – ел саен 3 млн. сум (өч номинация 1шәр млн сум.);
  • Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 100 балл  җыйган чыгарылыш укучыларына  бер мәртәбә бирелә торган премияләр һәм югары уку йортларына  керүчеләр - Евразия фәнни-белем бирү үзәге катнашучыларына - 150 мең сум;
  • Мәктәптә БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән укытучыларга бер мәртәбә бирелә торган премияләр – 50шәр мең сум;
  •  Ел саен 60 мәктәп инициативасына ярдәм - 30 млн. сум;
  •  Ел саен 5 университет алды оештыруга ярдәм - 10 млн.сум.
Фән – тормышыбызның нигез ташы
Фән – тормышыбызның нигез ташы
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: