Бүген, 2 августта, республиканың идарә үзәгендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын уздырды.
Анда совет әгъзалары, төбәкнең традицион конфессияләренең рухи лидерлары, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә – төбәк территориясендә чит ил гражданнары белән эшне оештыру мәсьәләләре. Башкортстан Башлыгы эш башында республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны саклауга зур игътибар бирелүен ассызыклады.
– Башкортстан һәрвакыт милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тотрыклылык, тынычлык һәм татулык территориясе, туганлык һәм дуслыкны ныгыту үрнәге булды һәм булып кала, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Безнең республика актив үсә. Без яңа төзелешләр, инвестпроектлар эшләтеп җибәрәбез. Шуңа күрә, әлбәттә, кадрлар ресурсларына, шул исәптән хезмәт мигрантларына ихтыяҗ бүген югары.
Чыганак: glavarb.ru