Һәр җомга намазыннан соң республика мәчетләрендә махсус хәрби операциядә хезмәттә булган яугирләр һәм һәлак булганнар өчен дога кылыначак. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров аларның туганнарыннан килгән мөрәҗәгатьләргә битараф калмады: Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә ул руханиларга шушы тәкъдим белән чыкты.
Уфа шәһәренең Дим бистәсендә җомга намазы алдыннан вәгазъ сөйләгәндә “Мәдинә” мәчетенең имам-хатыйбы Замир Хәйруллин СВОга аерым тукталып үтте. “Һәр намаздан соң үзегез өйләрегездә МХОда катнашкан егетләр өчен дә өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын сорап, һәлак булганнарны да искә алып, аларның рухлары өчен дога кылыгыз “, - диде ул.
Республика мәчетләрендә дә коллектив дога кылынды. Әйтик, Аскын районыннан бүген 300ләп кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Аскын үзәк мәчетендә дә аларны искә алып, Аллаһы Тәгаләдән җәмәгать белән исән-сау әйләнеп кайтуларын сорадылар.
Иншәә Аллааһ, махсус хәрби операция Русия мәнфәгатьләрендә тәмамланып, ир-егетләребез тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтса иде!