Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2024, 16:05

"Ел гаиләсе" федераль конкурсында якташларыбыз җиңү яулады

“Ел гаиләсе”  конкурсының федераль этабына 2024 елда 388 гариза кергән. Финалга 88 гаилә чыкты, алар арасында Благовар районыннан Якуповлар гаиләсе дә бар. Якташларыбыз "Авыл гаиләсе" номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе, "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты рәисе Лилия Гомәрова:

– Бу еллар эчендә "Ел гаиләсе" конкурсы гади конкурска караганда зуррак булды. Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр русиялеләрне нык, зур, күп буынлы гаиләләр төзергә дәртләндерәләр, рухландыралар, күпләр өчен гаилә кыйммәтләренә тугрылык, патриотизм һәм актив озын гомер үрнәге булып торалар. 88 төбәктә сайлап алу турлары узды. Төбәк конкурсларда катнашучыларның рекордлы саны — Чиләбе, Брянск, Калуга, Владимир өлкәләрендә. Конкурсны үткәрүнең төрле форматлары төбәк этабын оештыруның үзенчәлеге булды.

 – Башкортстан – халкының күп өлеше авылдан булган, традицион кыйммәтләре яхшы сакланган төбәгебез, ул кыйммәтләргә зур гаилә дә керә. Шуңа күрә республика бу уңайдан  үрнәкле төбәк, – диде БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: