Фронтовикның өенә башкаланың Калинин районы башлыгы Газизҗан Әхмәдьянов һәм шәһәр Советы депутаты Ирек Кандаров килде. Николай Васильевич фронтта ҺДГендә хезмәт иткән. Ул илнең фашизмны Җиңүгә таба илткән елларын яхшы хәтерли.
Николай Васильевич десант гаскәрләренә 1942 елда билгеләнә. 3нче Украина фронты составында разведчик булып хезмәт итә. Киев, Днепр өчен барган сугышларда катнаша, Австрия, Венгрия һәм Чехословакияне азат итешә. Демобилизациядән соң Уфага кайта, Урал политехник институтын тәмамлый. Эчке эшләр органнарында эшли.
"Өлкән яшьтә булуы ветеранның сугышчан рухын сындырмаган. Николай Васильев элеккечә үк, үзенә хас юмор хисе белән, тормыштан алынган тарихлар, сугыш елларының көндәлек тормышы турында сөйли",-дип язган Газизҗан Әхмәдьянов үзенең telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 2 августта, Русиядә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә.