Җәмгыять
1 август 2024, 08:15

Вузара кампуста фән ае старт алды

Укучылар, студентлар һәм яшь галимнәрне кызыклы программа көтә.

Вузара кампуста  фән ае старт алдыВузара кампуста  фән ае старт алды
Вузара кампуста фән ае старт алды

   1 августтан 31 августка кадәр Уфа халкы һәм башкала кунаклары вузара студентлар кампусында фәнгә һәм заманча технологияләр дөньясына “чумачак”.

     Оештыручылар киң  аудиториягә исәпләнгән мастер-класслар, лекцияләр, танып белү экскурсияләре, стратегик сессияләр, күргәзмәләр һәм квизлар әзерләделәр.

   6-11 сыйныф укучылары “техносмена”да, җәйге фәнни мәктәпләрдә катнаша, кампус лабораторияләре буйлап сәяхәт итә алачак.

   Студентлар һәм яшь галимнәр Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең лекориена җыелачак, анда БПЛАларда ясалма интеллект куллану һәм 50 елдан соң Башкортостанны нәрсә көтүе турында барысын да беләчәкләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас