Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов үзенең социаль челтәрләрендә Артем урамында газ шартлаган күп катлы йортның беренче подъездында яшәүчеләр белән очрашу хакында язган.
"Әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр турында фикер алыштык. Алар шәһәр хезмәтләрендә даими контрольдә тора. Халык алдында инструменталь тикшерү буенча компания вәкилләре чыгыш ясады. Үткәрелгән экспертиза күрсәткәнчә, беренче подъезддагы фатирлар яшәү өчен яраклы, әмма берничә конструкцияне алыштырырга кирәк булачак”, — дип аңлатты ул.
Стәрлетамак буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Салават Хәмидуллин хәзерге вакытта җинаять эше буенча тикшерү ничек алга барылуын сөйләде. "Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Стәрлетамактагы филиалы директоры Олег Бойцов страховка түләүләренең күләме һәм тәртибе турында хәбәр итте. Шулай ук халыкка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча аңлатмалар бирелде.
"Матди зыянны билгеләү һәм түләү буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләшенде. Хәзер подрядчы оешманы һәм киләчәктә ремонт-торгызу эшләрен башкару срокларын билгеләячәкбез", – дип хәбәр итте Рөстәм Газизов.
Чыганак: bashinform.ru