Бүздәк районында "Басу көне"ндә киндер сүсен беренчел эшкәртү заводы эшли башлаячак.
Чираттагы “Басу көне”нең махсуслаштырылган семинар-киңәшмәсе 2 августта республиканың Бүздәк районында узачак. Чара мелиорация һәм техник киндер үстерү мәсьәләләренә багышланачак. Төбәк ведомстволары һәм аграр юнәлештәге оешма вәкилләре, хакимияте башлыгы урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, фән вәкилләренең катнашуы планлаштырыла.
Семинарда гидромелиоратив чаралар буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре турында фикер алышачаклар, Хәбибрахманова Ш.М. крестьян-фермер хуҗалыгы базасында техник киндер, чөгендер үстерү технологияләре турында сөйләячәкләр.
Моннан тыш, 2 августта Бүздәк районында Русиядә беренче булып киндер җепселләрен беренчел эшкәртү заводы рәсми рәвештә ачылачак. Чара 10-00 сәгатьтә башлана.