Дәүләт Думасы балигъ булмаган балаларга энергетик эчемлекләрне сатуны тыячак. Әле яңа законны Федерация Советы хупларга, ә аннары — президент имзаларга тиеш. Документ нигезендә 2025 елның 1 мартыннан башлап балаларга энергетик эчемлекләр сатарга ярамаячак.
"Сатучылар алкоголь саткандагы кебек документлар күрсәтүне таләп итәргә хокуклы булачак", - диелә Дума хәбәрендә.
Зыяны турында:
Энергетикны еш эчү матдәләр алмашы бозылу, симерү, шикәр диабеты куркынычын арттыра. Энергетик йөрәк тибешен ешайта, кан басымын күтәрә, аритмиягә китерергә, нерв системасына тискәре йогынты ясарга. Ул йокысызлык, тахикардия, юкка борчылу, кул калтырау, көзән җыеруга сәбәпче була ала, бавыр, бөерләргә зыян сала.
Фото: Андрей Любимов/РБК.