Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2024, 16:15

Төзүчеләр йөгерүдә көч сынашачак

Төзелеш тармагы вәкилләре бәйрәме җитә.

Төзүчеләр йөгерүдә көч сынашачак
Төзүчеләр йөгерүдә көч сынашачак

Уфада төзелеш комплексы вәкилләре арасында вертикаль йөгерү бәйгесе узачак.

2024 елның 6-11 августында узачак Башкортстан Республикасы төзелеш атналыгын бәйрәм итү кысаларында Уфада төзелеш тармагы хезмәткәрләре өчен вертикаль йөгерү буенча ярыш булачак.

Башкортстанның Төзелеш министрлыгы тарафыннан Республика Хөкүмәте ярдәмендә башланган вакыйга сәламәт яшәү рәвешенә игътибар җәлеп итәргә, катнашучылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга, бердәмлек һәм ярдәм атмосферасы булдырырга тиеш.

Ярыш өч яшь категориясендә үткәрелә: 36 яшькә кадәр, 36 яшьтән 51 яшькә кадәр һәм 51 яшьтән өлкәнрәк. Чара 6 август көнне 10:00 вузара кампуста (Уфа шәһәре, З.Вәлиди ур., 32/2, 2 кат) узачак. Катнашучыларга кампусның 14 катын буйсындырырга туры киләчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: