Башкортстанда агымдагы елда федераль программа буенча 31 мәктәп ремонтлана. Алты уку йорты яңа уку елы башлануга үз ишекләрен ачачак, ә калган 25е – 2025 елда. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу программа буенча ике ел эчендә республиканың 140 мәктәп бинасы модернизацияләнгән, ә 2026 ел ахырына кадәр төбәктә 214 уку йорты бинасы яңартылачак. Моннан тыш, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2025-2027 елларга тагын 360 мәктәп бинасын капиталь ремонтлауга өстәмә гариза җибәргән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан төзелгән һәм ремонтланган мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны буенча илдә лидерлар рәтенә керде. Төбәкнең мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, биналарны капиталь ремонтлау һәм җиһазландыруны 2024 елның 1 сентябренә кадәр тәмамларга планлаштыралар, ә эшләрне 2024 елның декабрь ахырына кадәр тулысынча төгәлләргә. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 1,8 млрд сум салынган,шул исәптән 1,48 млрд сум – федераль бюджеттан.