Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль , 19:44

Бүгенге кыска хәбәрләр белән танышыйк

Бүгенге кыска хәбәрләр белән танышыйк
Бүгенге кыска хәбәрләр белән танышыйк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген оператив киңәшмәдә көчле яңгырлардан соң хәлләрне ачыкларга кушты (хуҗалыкларга зыян килү, юллар, күперләр). Шулай ук ул район башлыкларына,  коткаручыларга - хезмәтләре, халыкка сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Билгеле булуынча, Белорет районында берничә көн эчендә айлык нормадак 300%ка арттырып яңгыр яуды, ә Учалы районында - 370%.Июльдә су басуыннан зыян күргән Урал аръягы районнары башлыклары Радий Хәбировка зыян күргән инфраструктураны аякка бастырырга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Төбәк башлыгы хакимияттәге ярдәмчеләренә ике атна эчендә эшләр исемлеген төзергә һәм финанслауны билгеләргә кушты. Шулай ук зыян күргән, бигрәк тә аз керемле гаиләләргә индивидуаль рәвештә матди ярдәм күрсәтү йөкләнде.

Башкортстан башлыгы СВО хәрбиләренә рухи яктан ярдәм күрсәтүне арттырырга кушты. Республикада яшәүчеләр чиркәү һәм мәчетләрдә билгеле бер вакытта килеп, Ватанны саклаучыларның сәламәтлеге өчен дога кылачаклар.

✅ Радий Хәбиров Белорет районыннан СВО катнашучысы өчен «Геройлар вакыты» президент программасы буенча остаз булды. Бүген ул Оскар Ситдыйковка генерал Шайморатов орденын тапшырды.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: