Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2024, 22:15

Сергей Нестеров: “Мунча яратучылар елдан-ел күбәя”

Бүген "Рәхәттә" саулык һәм туризм фестиваленең икенче көне үтте.

Сергей Нестеров: “Мунча яратучылар елдан-ел күбәя”
Сергей Нестеров: “Мунча яратучылар елдан-ел күбәя”

      27-28 июльдә Кырмыскалы районы территориясендә “Рәхәттә” саулык һәм туризм фестивале үтте. Ике көн дәвамында барган бу үзенчәлекле чарада республикабыздан, илнең башка төбәкләреннән, Төркия, Үзбәкстан һәм Кытайдан  күп белгечләр катнашты.

   Чараны, гади генә итеп әйткәндә, мунча һәм чабыну бәйрәме дияргә була. Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары арасында инде традицион һәм популяр булган “Рәхәттә” халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале районның “Фазенда” клубында үтте. Фестиваль быел үз программасын киңәйтте. Ул күңел ачу характерын дәвам итсә дә, быел төп басым бизнеска, сәламәтлеккә һәм социаль өлкәгә ярдәм итүгә таба ясалды.

    Фестивальнең беренче көнендә коллектив парлану, “ГастроРәхәт” кулинар фестивале, миннекләр ярминкәсе үткәрелде, мунча әзерләү осталыгы, күмәк чабыну буенча ярышлар үтте. Бай мәдәни программа, массаж зоналары әзерләнгән иде. Теләге булганнар су аттракционнары карап хушланды. Русиянең төрле төбәкләреннән алып киленгән күчмә һәм модульле мунчалар күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

     Бүген, 28 июльдә, “Рәхәттә” фестиваленең икенче көнендә, Идел буе федераль округының мунча осталыгы буенча ябык сайлап алу чемпионаты үтте. Мунчада дөрес чабыну, парлануның барлык нечкәлекләрен яхшы белгән пармастер Владимир Малышев журналистлар белән әңгәмәсендә: “Мин мунчадан һәм үз эшемнән рәхәтлек алам”, - диде.

     Санкт-Петербургтан килгән, 2023 елда мунча осталыгы буенча Русия чемпионы булган Владимир Малышев быел ярышларда эксперт ролендә генә катнаша. Владимир сөйләвенчә, пармастер булып эшләү өчен ныклы сәламәтлек кирәк. Ул элек профессиональ спорт белән шөгыльләнгән, хәзер бу аның профессиясендә нык ярдәм итә икән.

  - Мин үз эшемне яратам, мунчаның кадерен, нечкәлекләрен беләм, кешеләрне чабындырырга яратам, - ди В.Малышев. - Мин күчмә пармастер. Клиентларым мине үзләре эзләп табалар.  Яратып башкарган эшем булгач, әлеге вакытта шуның белән генә шөгыльләнәм.

     Парлап, чабындыру остасы – икенче пармастер Александр Жирнов  журналистларга үзенең Самарадан килүе һәм анда төбәк сайлап алу ярышларында җиңү яулавы турында сөйләде. Ул Башкортстанда чараны оештыру дәрәҗәсе белән соклануы турында әйтте. Александрга Уфа да, чемпионат үткәрелгән  "Фазенда" клубы да ошаган. Жирнов җиде ел чабындыру, парландыру эше белән шөгыльләнә. Самарада үзенең мунча осталыгы мәктәбе бар, анда ул  бу шөгыльне сайлаучыларны барлык нечкәлекләренә өйрәтә. Биредә, ярышларда, үз программасын тәкъдим итте. Аны судьялар лаеклы бәяләде дә инде.

      Ярышларның баш судьясы Сергей Нестеров журналистлар белән әңгәмәсендә Русия чемпионатына юлламага ия булу өчен бүген алты кешенең ярышуы турында әйтте.

 -  Пармастер - ул бары тик ир-ат һөнәре дигән стереотипларга карамастан, бүген монда гүзәл җенес вәкиле үзенең осталыгын күрсәтәчәк. Ул мунча яратучы гына түгел, медицина фәннәре кандидаты да. Безнең илдә мунча яратучылар хәрәкәте елдан-ел киңәя, ә катнашучыларның осталыгы елдан-ел арта. Мин ышанам, тиздән безнең мунчалар бөтен дөньяга билгеле булачак һәм аны һәркем лаеклы бәяли алачак.

     Фестивальдә Башкортстанның шифаханә-курорт өлкәсен республиканың әйдәп баручы шифаханәләре  «Янган-Тау», «Красноусол», «Йоматау», «Танып», «Карагай», «Яшел чаукалык», «Ассы», «Якты Күл» тәкъдим итте. Санаторийлар медицина туризмы өлкәсендәге үз программаларын тәкъдим иттеләр. Башкортстанда дәвалану һәм ял итүнең өстенлекләре турында сөйләделәр. Шифаханәләр арсеналында – Башкортстанның уникаль  минераль чыганакларын, ләмнәрен һәм термаль парын кулланып, кымыз белән дәвалау процедуралары.

                                                 *****

       “Рәхәттә” саулык һәм туризм фестивале барышында гаилә инклюзив турлары һәм башкалар турында да сөйләшү булды. “Киртәләрне җимереп” акционерлар коммерциягә карамаган җәмгыять җитәкчесе Алина Хәбиров оешма эше турында сөйләде.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: