Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль , 13:20

Туризм өчен мәйданчык тәкъдим ителде

Иглин районында ял базасы булдырырга мөмкин.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе туризмны үстерү өчен билгеләнгән яңа инвестиция мәйданчыгын тәкъдим итте. Гомум мәйданы дүрт гектар чамасы булган җир  Иглин районында урнашкан.

- Тәкъдим ителгән мәйданчыкта инвестор глэмпинг яки ял базасын урнаштыра ала. Моңа матур локация ярдәм итә – мәйданчык Сабзаул күле янында урнашкан. Тагын бер өстенлек-республика башкаласына турыдан-туры якын булу. Киләчәктә биредә булдырылган туристлык объектлары Башкортстанда яшәүчеләр арасында популяр булырга мөмкин. Ә объектларның уңышлы эшләве өчен муниципалитетта җитәрлек күләмдә көч бар, алар мәйданчыкны кирәкле инженерлык челтәрләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Башкортостан Республикасының Үсеш корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: