Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль , 14:00

Мошенникларга 7 миллион сум акчасын биргән

Ханым, ханым, нәрсә уйлап, шундый адымга бардың?!

Мошенникларга 7 миллион сум акчасын биргән
Мошенникларга 7 миллион сум акчасын биргән

    Бер тәүлектә республика халкы мошенник гамәлләреннән 20 (!) миллион сумнан артык зыян күргән.

    Иң зур суммаларны интернет-инвестицияләргә акча кертергә тырышкан гражданнар күчергән. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфадан тимер юл хезмәткәре танышу сайтларының берсендә бәхетен сынап карарга уйлаган. Элемтә өчен телефон номерын биргән. Тиздән аңа зур мөмкинлекләр, керемнәр вәгъдә иткән тәкъдим белән шалтыратканнар.

   Тормыш иптәше эзләү  планнарыннан баш тартып, ир шалтыратучыларның үгетләүләренә бирешеп, 600 мең сумнан артык акчасын биржага инвестицияләүгә керткән.  Акчаларны брокерлар счетына күчергән. Шуннан соң, вәссәләм. Тегеләр белән элемтә дә беткән, акчалар да югалган.

    Тагын бер инвестор ханым  Уфа полициясенә 7 миллион сум акчасын мошенниклар урлау турында хәбәр белән килгән.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: