Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль , 10:32

Кырыкны узган ялгыз ир-ат бәхетле күренергә тиеш түгел

Фильмнарда андый кешеләрне "уңай" образда күрсәтергә ярамый", - дигән депутат Милонов.

Кырыкны узган ялгыз ир-ат бәхетле булырга тиеш түгел
Кырыкны узган ялгыз ир-ат бәхетле булырга тиеш түгел

Гаиләсе һәм балалары булмаган, әмма бәхетле күренгән ялгыз ир-атлар турындагы фильмнарны күрсәтүдән тыярга телиләр. Бу идеяне Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов тәкъдим иткән.

"40 яшьтән үткән, әмма хатыны һәм балалары булмаган ялгыз ир образын халыкка бөтенләй күрсәтмәскә кирәк. Безнең телеканаллардагы сериалларда даими рәвештә шундый образлар килеп чыгып тора. Инде 40-44не үтеп тә ир-атның хатыны, балалары да юк икән, ул нинди кеше, нинди мужик була инде? - дигән Милонов.

Моннан тыш, депутат билгеләп үткәнчә, мондый "уңай" геройлар телевидениедә булмаска, алар тик тискәре образда гына чыгарга тиеш. Ялгыз рәхәттә яшәгән ир-атны түгел, ә күп балалы әтиләрне бәхетле итеп күрсәтергә кирәк, дигән ул.

Шулай ук, Милонов элегрәк Русиядә төрек сериалларын күрсәтүгә дә каршы чыккан иде. Андагы әкияткә тиң тормышны, ясалма идеаль ир-атларны карап, хатын-кызлар үз ирләреннән бизә һәм шулай илдә аерылышулар саны да арта, дигән. 

Килешәсезме депутатның идеяләре белән? Фикерләрегезне язып калдырыгыз. 

Чыганак: Лента. ру

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: