Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль , 14:35

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак

1 августта Башкортстан буенча Социаль фонд бүлеге 2023 елда эшләгән  пенсионерларның страховка пенсияләрен кабат исәпләячәк.

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак

 Түләүләрне корректировкалау   картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучы  213 мең пенсионерга  кагылачак, дип аңлаттылар Соцфондның төбәк буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, түләү рәсмиләштерелгән кешенең шәхси счетына аны билгеләгәндә элек исәпкә алынмаган акчалар керсә, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә артачак. Августта пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югары булса, пенсия шулкадәр артачак.

Максималь өстәмә өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Коэффициентның бәясе гражданин пенсиясен рәсмиләштергән елга бәйле. Быел ул 133,05 сум тәшкил итә.

Фото: krasrab.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: