Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 12:00

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”

Августка аяк басу белән әти-әниләр янә балаларын мәктәпкә әзерләү турында уйлана башлый.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”

     Җәйнең иң ямьле ае июль бетәргә дә санаулы гына көннәр калды. Августка аяк басу белән әти-әниләр янә балаларын мәктәпкә әзерләү турында уйлана башлый. Быел Башкортстанда яшәүчеләр, гадәттәгечә,  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылырга мөмкин.

   1 июльдән Башкортстанда традицион  рәвештә14нче мәртәбә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе старт алды. Аныңтөп максаты – аз  керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү.

    Гаиләләргә ярдәм итүдә  “Бәхет территориясе” хәйрия фонды актив катнаша. Инде бүгеннән республиканың Гаилә һәм хезмәт министрлыгына тагын бер айдан белем үрләрен үзләштерәчәк балалар өчен рюкзаклар һәм канцелярия товарлары рәвешендә хәйрия ярдәме керде.  Димәк, шушы көннәрдә мәктәп кирәк-яраклары шәһәр һәм районнардагы “Гаилә” үзәкләренә килә башлаячак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

     Исегезгә төшерәбез: акциядә шәхси затлар, оешмалар, муниципаль органнар катнаша ала. Шунысы мөһим: канцелярия кирәк-яраклары һәм иҗат итү өчен тәгаенләнгән товарлар бары тик яңа килеш кабул ителә. Портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, матур әдәбият – яңа  яки яхшы хәлдә булырга тиеш.

   Фото: vsednr.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: