Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 13:28

Әлшәйдә яшәүче ир-ат ВСУ ягына күчәргә уйлаган

Тирә-ягыбызда сатлыкҗаннар күп...

Русия Федераль Хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Федераль Хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән.

Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Әлшәй районы Трунтаиш авылында яшәүче  26 яшьлек ир-атка  РФ Җинаять кодексының  “Дәүләт хыянәте”  маддәсендә каралган җинаять кылу өчен шартлар тудыручы гамәлләрнең ярамавы турында рәсми кисәтү игълан иткән.

"Ир-атның 2023 елда РФгә каршы хәрби гамәлләрдә катнашу өчен Украина Кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве ачыкланды. Җинаять кылуга юл куймау максатларында әлеге ир-ат җинаятьчел гамәлләре дәвам иткән  очракта  җинаять җаваплылыгына тарттырылачагы  турында Федераль хәвефсезлек хезмәте тарафыннан кисәтелгән”, – диләр ведомствода.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: