Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 13:30

Кече ватан үзенә тарта

Сыйрышбаш авылында “Атайсал” проекты чикләрендә “Сыйрышбаш авылы җыены” үтте.

Кече ватан үзенә тарта
Кече ватан үзенә тарта

Сыйрышбаш авылында “Атайсал” проекты чикләрендә “Сыйрышбаш авылы җыены” үтте.

 

Чакмагыш районында да “Атайсал” бик актуаль булып чыкты.  Күптән түгел, көчле рухлы якташыбыз Рөстәм Нәбиев “Атайсал – якташлылык көче” республика проектында катнашырга теләк белдергән. Бик мәслихәт, дибез, чөнки бу проектка туган як язмышына битараф булмаган аерым шәхесләр һәм актив позицияле кешеләр кушыла. Күпме авылларда шул сәбәпле ничәмә-ничә өр-яңа объект барлыкка килде, күпмесе төзекләндерелеп аякка басты.

Чакмагыш районында “Атайсал” проектын иң беренче булып күтәреп алган меценат, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең генеральный директоры Вадим Соколов тарафыннан 32 проект тормышка ашырылган һәм дәвам итә. Эшләнгән эшләр исемлегендә районның Юмаш авылында сафка баскан ял паркы, Рапатта салынган яхшы юл, Аблай, Яңа Балак һәм башка авыллардагы иҗтимагый мәйданчыклар, социаль объектлар, ял урыннары, мәктәпләр, табигать һәйкәлләрен төзекләндерү һәм яңабаштан төзү, Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм, район эчендә яңа юллар салу һәм төзекләндерү кебек бихисап күп юнәлешләрне көн кадагына алган,  авылны, аның кешеләренең тормышын яхшы якка үзгәртүне ал максат итеп куйган эшчәнлек. Бу проект максатларны төгәл билгеләү, эшне оешкан төстә алып баруга юл күрсәтте. 

“Кече Ватаны турында хәстәрлек күрүчеләр электән үк булды. Ә “Атайсал” шул инициативалы кешеләрне ачарга, аларны берләштерергә, эшләрен бер тәртипкә салып, планлы рәвештә алып барырга ярдәм итә, – ди Вадим Соколов. – Проект фикердәшләрне берләштерде, район хакимиятләре  белән элемтәләр ныгыды, авыл проблемалары киңрәк ачылды, кешеләр күңелендә яңа өметләр туды, үзләренә ышаныч һәм авыл өчен файдалы, кирәк, мөһим эшләргә дәрт уятты. Инде матур нәтиҗәләр күренде. Бу эш дәвам итә, ул тагын да күбрәк авылларга, яңару көткән урыннарга барып җитәчәк әле. Чөнки авыл балаларын туган җир тарта, анда туып-үскәннәр авылны онытмый, мөмкинлеге булганнар бу эшкә җиң сызганып алына, барысы да туган авыл хакына эшләнә.

  “Атайсал” бик мәгънәле, киң колачлы, бик мөһим проект!  Ул  республика күләмендә авылга ярдәм итүче уңышлы эшчәнлекнең берсе һәм аны дәвам итәчәкбез. Ә нигә Кече Ватаныбызга ярдәм итмәскә әле? Кемнең мөмкинлеге бар, ярдәм итсен! Безнең мөмкинлек бар, ярдәм итәбез, итәчәкбез”.

Әйе, авыл халкы, анда туып-үскәннәр яңа сулыш алып килүче һәр яңалыкны зарыгып көтеп алып, дәррәү әзерләнеп кушыла, аны күтәреп ала. Авыл бәйрәмнәре туган ягыннан еракта яшәп, күптән күрешмәгәннәрнең очрашу урыны, туган нигез, туган авыл белән бәйләп торган үзенчәлекле чара да, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек тә. 

“Атайсал” проекты кысаларында “Сыйрышбаш авылы җыены”

Сыйрышбаш авылы тарихы битләренә күз салсаң, төрле ревизия язмаларында күренүенчә, аңа нигез 1695-1700 еллар арасында салынган. Беренчеләрдән булып Йосып бабай һәм аның өч кордашы – Юныс, Вәлит, Дибайлар урнаша. Хәзер инде бу нәселләр дәвамчылары төрле фамилияләр йөртсәләр дә, илебезнең төрле почмакларында гомер итсәләр дә, аларның барысын да туган якларына булган мәхәббәт бәйли.

Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Назыйф улы Йосыповның чыгышы бик фәһемле булды. Ул Сыйрышбаш авылының тарихы, аның барлыкка килүе,  аңа башлангыч бирүче нәселләр турында сөйләде, авылдан чыккан танылган, билгеле кешеләрне атап үтте.

 Чакмагыш районы Сыерышбаш авылында туган якка карата изге гамәлләр күп кылынган. Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның Сыерышбаш мәчетен төзетү,  сугыш балаларына һәйкәл куйдыру, хаҗилар зиратын төзекләндерү, Аркылы тауда имән урманы, Түгәрәк күлне тергезү эшләрендә керткән хезмәтен авылдашлары югары бәяли. Туганы, галим һәм публицист Касыйм Йосыповның шундый  уй-ниятләрен тормышка ашыруда  аның  хезмәте хәлиткеч булды. Соңгы вакытта  Касыйм аганың туган авылга нигез салучыларның исемнәрен мәңгеләштерү уе да хуплау тапты.

“Мин Әбүбәкер нәселеннән. “Сез моны кайдан беләсез?” – дип сорасагыз, Касыйм абый язган китаптан беләм. Без үзебезнең нәселебезне, авыл тарихын аның язган китапларыннан укып беләбез. Шуңа күрә сезгә, Касыйм Назыйф улы, зур итеп рәхмәт әйтәсем килә”, – дип, Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов Касыйм Йосыповка Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче – Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм “Үзәк” машина-технологик станциясенең Чакмагыш филиалы директоры Алмаз Йосыпов сәламләделәр. Риф Сәгъдәтулла улы Сыйрышбаш авылының талантлы егете Булат Исмәгыйлевка 30 меңлек сертификат тапшырды.

Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Ишморатов, “Алга” авыл хуҗалыгы-кооперативы рәисе Фәнис Маннанов һәм Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов та сыйрышбашлыларны күркәм чара белән тәбрикләп, җирлек уңганнарына бүләкләр тапшырды. Чара барышынды Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл, авыл эшчәннәре, Әфган, Чечня хәрби хәрәкәтләрен үткән, Махсус хәрби операция яугирләре булган, 50 елдан артык гомер иткәннәр, яшь парлар, күп балалы, сабыйлар тәрбияләүче гаиләләр, иң күркәм йорт хуҗалары, “Атайсал” проекты кысаларында чишмәне төзекләндерү эшендә  катнашучылар, авыл активистларына җылы рәхмәт сүзләре барып иреште һәм бүләкләр тапшырылды.

Сыйрышбаш авылының киләчәге дә гөрләп узган чарадай өметле, иртәгәсе ышанычлы, күркәм булсын. Кече Ватанны олылау дәвам итсен, бу эштә “Атайсал” проекты киң мөмкинлекләр ачсын!

Мәгълүм булуынча,

“Атайсал – Кече Ватан” проекты 2021 елда Башкортстан  Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла башлаган иде. “Башкортстанда һәм аннан читтә яшәгән уңышлы шәхесләребез арасында кечкенә авыллардан яки зур булмаган шәһәрләрдән чыккан кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсысы үзенең Кече Ватанына ярдәм итсә, алар авылларыбыз, районнарыбыз тормышын шактый үзгәртәчәк. Күп эшкуарларның, матди яктан хәлле кешеләрнең болай да ярдәм итеп торганын беләм, тик без бу эшчәнлекне системалаштырырга телибез. “Атайсал” проекты шушы максатны күз уңында тота. Бу берничек тә дәүләт хәл итә торган проблемаларны кешеләр иңнәренә салырга тырышу түгел. Бу – күңел чакыруы буенча туган авылларына, мәктәпләренә, балалар бакчасына, спорт секцияләренә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен уңайлырак шартлар булдырырга тырышу гына”, – дигән иде ул.

Һәм, чынлап та, яңа проект республикабызда киң колач алды. Ул уңышлы тормышка ашырыла килә. Үзенең Кече Ватанына, аның үсешенә, киләчәк язмышына  битараф булмаган якташларыбызның изге эшләре ярдәмендә авыллар төзекләндерелә, анда яңа мөһим объектлар барлыкка килә, яшәгән җиребез ямьләнә, яңалыклар кертелә.

Алсу Гәрәева.

 

Кече ватан үзенә тарта
Кече ватан үзенә тарта
Кече ватан үзенә тарта
Кече ватан үзенә тарта
Кече ватан үзенә тарта
Кече ватан үзенә тарта
Кече ватан үзенә тарта
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: