Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 11:22

Хезмәт кенәгәсе: электронмы әллә кәгазьме?

Сездә  бу мөһим документның кайсы төре?

Кәгазь форматка белән чагыштырганда электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек биргән Башкортстан халкы 335 мең кешедән арткан. 235 меңнән  артыграк хезмәткәр, кәгазь форматтан баш тартып,  һөнәри эшчәнлекләре турында мәгълүматны электрон формада язуга күчкән. Төбәкнең 100 мең кешесенә электрон хезмәт кенәгәсе тәүге тапкыр эшкә урнашканда ачылган, дип хәбәр итәләр БР буенча Социаль фонд бүлегендә.

Электрон хезмәт кенәгәсе гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны ышанычлы саклауны тәэмин иткән,  куллануда уңайлы һәм гади санлы инструмент булып тора. Гражданнар өчен докуметның цифрлы форматының төп өстенлеге – һөнәри эшчәнлекләре турындагы мәгълүматны һәм  стажлары турындагы үзгәрешләрнең үзвакытында кертелүен алар үзаллы даими тикшереп тора ала. Шулай ук электрон хезмәт кенәгәсе ияләре һөнәри эшчәнлекләре турындагы мәгълүматны,  мәсәлән, эшкә урнашканда, дистанцион рәвештә юнәлтә ала.

Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү ирекле һәм эш бирүчегә тиешле гариза биргәннән соң гына гамәлгә ашырыла. 2021 елда һәм аннан соң эшкә беренче тапкыр урнашу очраклары искәрмә булып тора – хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр шунда ук электрон рәвештә формалаштырыла. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: