Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 15:30

“Безгә торак сертификаты тапшырдылар!”

Борай районында яшәүче Гасыймовлар гаилә шатлыклы көннәр кичерә.

“Безгә торак сертификаты тапшырдылар!”
“Безгә торак сертификаты тапшырдылар!”

     “Балалары булган гаиләләр дәүләт тарафыннан аерым игътибарга, төрле дәрәҗәләрдә аерым ярдәмгә мохтаҗ. Һәм Гаилә елында без бу ярдәмне көчәйтәчәкбез", - дип язган иде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.

    Күпсанлы шундый ярдәм чараларының берсе – торак сатып алу өчен социаль түләү алуга 3 миллион 600 мең сумлык торак сертификаты күптән түгел Борай районында тапшырылды. Шулай итеп, алты яшьлек Милананы үстерүче Гасыймовлар торак сертификатына ия булды. Аны Милананың  әнисе Зилә Гасимовага тапшырдылар. Хәзер кечкенә Милана һәм аның гаиләсе, социаль түләүдән файдаланып, мөстәкыйль рәвештә торак сайлый һәм аның хуҗалары була ала. Милана өчен дә, аның әнисе өчен дә бу зур шатлык.  

  • Үзебезнең йортыбыз менә булыр, менә булыр дип озак кына көттек, ниһаять, бу көн җитте.  Борайда яшибез, әлеге вакытта үзебезгә ошаган торак эзләү белән мәшгульбез. Аны декабрьгә кадәр табарга тиешбез. Кызыма һәрдаим тәрбия, карау кирәк булганлыктан өйдә генә торам. Борай район хакимиятенә, республика җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип шатлыгы белән уртаклашты Милананың әнисе Зилә Рәис кызы.

     Торак белән тәэмин итү темасы һәрвакыт актуаль булып кала. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мондый мөмкинлекләр хакимият органнары эшенең мөһим өлеше.

  • Без һәр кешенең җылы, якты һәм уңайлы үз торагын сатып алу мөмкинлегенә ия булуын телибез. Гасыймовлар гаиләсен котлыйбыз! Бу вакыйга безнең район өчен мөһим, ул Милана һәм аның гаиләсенең торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда балалары туган гаиләләрнең барысы да матди ярдәмгә өмет итә ала, матди иминлеккә һәм балалар санына карамастан. Шул ук вакытта аларның кайберләре - күп балалы, аз керемле, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс өстенлекләренә ия.

    Дәүләт һәм республикабыз җитәкчелеге гаиләләргә төрле ярдәм чаралары тәкъдим итә. Бу ярдәм чараларының нәтиҗәлелеге Башкортстан Башлыгы вазифасында Радий Фәрит улы Хәбиров эшләгән соңгы биш елда аеруча нык сизелә. Һәр гаилә ярдәмгә өметләнә ала – бала туганнан алып балигъ булганга кадәр. Дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар  балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен төрле формалар тәкъдим итә. Сүз төрле ташламалар һәм пособиеләр рәвешендә матди ярдәм, шулай ук тормыш өчен мөһим хезмәтләр күрсәтү аша ярдәм турында бара.

     Республика күп балалы гаиләләр турында кайгыртып кына калмый, уңайлы шартларда үсәргә мөмкинлек бирә. Төбәк дәрәҗәсендә 6 яшьтән кечерәк күп балалы балалары булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бушлай дарулар каралган, ә балалар бакчаларына аларны беренче чиратта кабул итәләр.

    Укучылар өчен җәмәгатъ транспортында бушлай йөрү, туклану һәм форма каралган. Моннан тыш, мондый гаиләләргә торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар ясала һәм торак шартларын яхшыртырга, шул исәптән җир участоклары алырга ярдәм итәләр.

   “Шуны әйтәсем килә: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте әти-әниләр балаларны уңайлы шартларда тәрбияли алсын өчен даими һәм эзмә-эзлекле шартлар тудырачак. Янәшәдә яңа, яхшы мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәрлек күләмдә булсын. Балалар яхшы спорт һәм уен мәйданчыкларында уйный алсын. Алар сәламәт, кызыксынучан кешеләр булып үссеннәр, безнең югары уку йортларына укырга кереп, эш таба һәм үз гаиләләрен төзи алсыннар өчен тудырыла ул шартлар”, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

                               Башкортстан – лидерлар исәбендә

   Башкортстанның Идел буе федәераль округы төбәкләре арасында күп балалы гаиләләр саны буенча лидер булуын һәрберебез белә. Соңгы ун елда республикада күп балалы гаиләләр саны 59 меңгә җитте, бу 27,5 процентка үсеш дигән сүз. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федералъ округында – беренче, Русиядә җиденче урынны алып тора.

     Республикадагы һәр гаилә ташламалар, пособиеләр һәм түләүләрнең тулы исемлеген таба ала, кая мөрәҗәгать итәргә һәм льготаларны, пособиеләрне рәсмиләштерү өчен нәрсәләр кирәклеген белә ала. Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы барлык категориядәге әти-әниләр өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында цифрлы белешмә төзеде.

Республика территориясендә балаларга ярдәм итүнең яңа чаралары турында күпләр хәбәрдардыр. Болар:

  • күп балалы гаиләләрнең, яшәү урынына карамастан, Башкортстан Республикасының дәүләт милке яки муниципаль милке булган музейларга, мәдәният һәм ял паркларына, күргәзмәләргә бушлай керү хокукына ия;
  • күп балалы гаиләләрдәге балаларга шәһәр электр транспортында бушлай йөрү;
  • закон проектында 2024 елның 1 сентябреннән күп балалы гаиләләрдән булган укучылар уку елы дәвамында көненә ике сәфәр исәбеннән бушлай йөрү ташламасыннан файдалана алачак;
  • 2019 елдан Башкортстанда йөкле хатыннарны, бала имезүче әниләрне һәм ташламалы категорияләргә караган өч яшькә кадәрге балаларны махсуслаштырылган азык-төзек белән түләүсез тәэмин итү программасы гамәлдә. Аз керемле гаиләләрдән авырлы хатыннар, бала имезүче әниләр һәм өч яшькә кадәрле балалар, шулай ук опекада булган өч яшькә кадәрле балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаилә әгъзалары түләүсез туклану хокукына ия.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: