Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 12:15

140 мең кешенең утка, суга, газга бурычы бар

Аларны хәзер суд приставлары борчый башлаячак инде...

140 мең кешенең утка, суга, газга бурычы бар
140 мең кешенең утка, суга, газга бурычы бар

    Башкортстанда яшәүче 140 меңгә якын кешенең торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычы бар.  Аларны бурычларын ябарга мәҗбүр итү өчен, республиканың суд приставлары фатир саен йөреп чыга башладылар.

    Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, "Уңайлылык өчен түләргә кирәк!» акциясе старт алган. Ресурслар белән тәэмин итүче оешма вәкилләре белән бергә приставлар яңа җылыту сезоны алдыннан бурычлы гражданнарны йөреп чыга башлады. Бурычларын түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка – штрафларга һәм башка җәзаларга тартачаклар: мәсәлән, хезмәт күрсәтүне туктатырга, милеккә арест салырга, Русия территориясеннән чыгу хокукын чикләргә мөмкиннәр.

    "Июльгә булган мәгълүматларга караганда, Республика суд приставлары ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар файдасына 467 млн сумнан артык акча түләткән инде. Приставлар бу юнәлештә актив эшлиләр.

Фото: kprf.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: