Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль , 13:52

Мунча керүләре рәхәт!

27-28 июльдә Башкортстанда “Рәхәттә" дип аталган Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале узачак.

Мунча керүләре рәхәт!
Мунча керүләре рәхәт!

 Фестивальнең программасы бик бай.  Монда ял итү, күңел ачудан тыш, бизнеска, сәламәтлекне ныгытуга һәм социаль өлкәгә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә

Программада  мунчада дөрес чабыну, сәламәт туклану, чәй кайнату, скандинав йөреше, нейробика һәм башкалар буенча бушлай осталык дәресләре каралган.
Биология фәннәре кандидаты Михаил Гордеев башкорт үләннәре белән дәвалану, блогер Рөстәм Нәбиев экстремаль туризм хакында сөйләячәк. Халыкара мунча комплекслары челтәренә нигез салучы Андрей Севостьянов мунча бизнесын төзергә өйрәтәчәк.
Һәр теләгән кеше өрөлмәле өч мунчаның берсендә чабына алачак. Пар осталары моны ничек дөрес эшләргә кирәклеген аңлатачак.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко  билгеләп үткәнчә, «Рәхәт» сәламәтлек һәм туризм фестивале зур әһәмияткә ия, чөнки ул республика икътисадына һәм социаль өлкәгә дә  кагылачак.

"Бу матур чара рәхәт тә, файдалы да үтәчәк, чөнки ул безнең республиканың икътисадын үстерергә ярдәм итәчәк. Эшкуарлар  биредә бер-берсе белән танышып, киләчәктә үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләшә алачак. Икенчедән, мондый чаралар халыкны җәлеп итә,  төбәктә туризмны үстерергә булыша. Мунча-сәламәтлек чыганагы. Шуңа күрә фестиваль кысаларында мунча осталыгы буенча ике чемпионат һәм коллектив белән чабыну буенча Русия чемпионаты финалы узачак. Башкортстанга туристлар күп килә . Алар безнең кунакханәләрдә тукталалар, республика шифаханәләрендә дәваланалар, кафе һәм рестораннарга йөриләр. Төбәк өчен бу бик мөһим.

Бу чара социаль өлкәдә зур роль уйный. Мунчаның никадәр сихәт чыганагы булуын барыбыз да белә. Ләкин күпләребезнең сәламәтлекләрен кайгыртырга вакыты җитми. Чабыну - ул сихәт бирә, саулыкны ныгыта. Фестивальдә мунча индустриясендә мәшгуль кеше үзе өчен бик күп мөмкинлекләр ача ала.  республика гына түгел, Руссия буенча бизнес өлкәсендә яңа партнерлар табарга мөмкин», — диде Зөһрә Гордиенко.

 

   Фестивальда республикадан, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм 4 чит илдән - Италия, Төркия, Кытай, Үзбәкстаннан экспертлар катнашачак. Ә кунакка килүчеләрнең саны 6000нән дә артып китәр дип көтелә.

Сез дә бу чарага рәхим итегез, дуслар!

 

Автор фотосы.

   

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: