Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 10:46

Нефтекамада цирктан дөя урлаганнар

Цирк директоры бу хәлне икенче көнне генә белгән. 

Нефтекамада цирктан дөя урлаганнар
Нефтекамада цирктан дөя урлаганнар

Нефтекама шәһәрендә яшьләр төнлә цирктан дөя урлап алып чыкканнар.

Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, хайван "Круиз" шапито-циркыныкы. Артистлар 21 июль көнне кич чыгыш ясап, йокларга ятканнар. Төн җиткәч,  егетләр дөяне урамга алып чыгып, шәһәр буйлап йөрткәннәр, ә аннары аны кире урынына кайтарып куйганнар.

Цирк директоры бу хәл турында икенче көнне социаль челтәрләрдән укып белгән. Ул полициягә гариза язган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, полиция әле бу шук егетләрне эзәрлекли.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: