Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 19:35

Блогерлар өчен премия булдырырга уйлыйлар

Бер депутат шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган. 

Блогерлар өчен премия булдырырга уйлыйлар
Блогерлар өчен премия булдырырга уйлыйлар

Русиядә «халык өчен мөһим контент» ясаучы блогерлар өчен премия булдырырга уйлыйлар.

Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова чыгыш ясаган. Ул блогерлар мөһим социаль проблемаларны яктырта дип уйлый, шуңа күрә аларның эшләрен хупларга һәм аларны "күтәрергә" өнди. 

Тагын да шуны өстәп, депутат «Русия җәмгыяте өчен мөһим» функцияләрне үтәүче блогерлар өчен дәүләт грантлары һәм фондларының бердәм системасын булдырырга тәкъдим итә.

Ә сезнең, дуслар, яраткан блогерларыгыз бармы? Булса, кемнәр алар?

Чыганак: Лента. ру

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: