Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында Анатолий Чечуханың “Уфимская мозаика: справочник по старой и новой Уфе” китабын бастырырга әзерләнәләр. Китап Уфа халкы һәм аның кунаклары өчен тәгаенләнгән.
Башкортстанның башкаласы — Уфа шәһәре – Русиянең иң зур шәһәрләренең берсе. Бүген ул илнең икътисади, мәдәни һәм фәнни үзәге. Һәм аның иң мөһим байлыгы – кешеләр, алар арасында фән, мәдәният, сәнгать, әдәбият эшлеклеләребар. Уфада танылган язучы Сергей Аксаковның балачагы узган. Биредә рәссам Михаил Нестеров, язучы Сергей Довлатов, скрипкачы, дирижер Владимир Спиваков, халыкара класслы опера җырчылары Аскар һәм Илдар Абдразаковлар туган. Уфада беренче тапкыр опера спектаклендә күренекле бас Федор Шаляпин чыгыш ясаган, балет артисты Рудольф Нуреев бии башлаган.
Укучыларга Уфа урамнары буйлап йөреп кайтырга, күп гасырлык тарих, шәһәр мәдәнияте, сәнгате, мәгариф һәм фәннең әһәмиятле фактлары, Башкортстан башкаласының төрле чорлардагы атаклы кешеләре турында кызыклы мәгълүмат тәкъдим итәләр. Укучыны тарихи контекстка чумдырып, китап шәһәр пейзажын кабул итүне үзгәртә, уфалыларның үз шәһәрләре һәм үзләре турындагы күзаллауларына төзәтмәләр кертә, туган якка мәхәббәт, милли тарихка һәм аның күренекле эшлеклеләренә хөрмәт тәрбияли.
Шәһәребезнең чагу образын тудыруда архив фотосурәтләре һәм заманча фотографияләрнең дә роле зур.
Әйткәндәй, 30 ноябрьдә РФ Президенты Владимир Путин 2024 елда Уфа шәһәренә нигез салынуга 450 ел тулуны бәйрәм итү турындагы боерыкка кул куйган иде. Шәһәр көне 12 июньдә булуга карамастан, бәйрәм 31 августта үткәреләчәк.
Чыганак: bashinform.ru