Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль , 21:24

Башкортстанда алты бертуган үзләренә яңа гаилә эзли

Әти-әни назыннан мәхрүм калган бу сабыйларны кем үз канаты астына алыр? 

Башкортстанда алты бертуган үзләренә яңа гаилә эзли
Башкортстанда алты бертуган үзләренә яңа гаилә эзли

Аларның анкетасын республиканың Хезмәт министрлыгы чыгарган.

Иң өлкәне - Айнур, ул 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. Укуын көллияттә дәвам итәргә уйлый. Кызларның иң зурысы Айгөл исемле, аңа 14 яшь. Ул бертуганнарының барысы турында да кайгырта, карый. Киләчәктә пешекче-кондитер булырга хыяллана, шигырьләр һәм детективлар укырга ярата.

12 яшьлек Айрат кыюлыгы белән аерылып тора, спорт белән мавыга һәм техника белән кызыксына. 9 яшьлек Азалия тыйнак холыклы кыз - рәсем ясарга сәләте бар. Бик кызыксынучан, уңган - нәрсәгә булса да өйрәнергә тырыша.

Иң кечеләре - игезәкләр Айсылу белән Айдар. Аларга алтышар яшь. Быел мәктәпкә баралар.

Шушы сабыйларның әти-әнисе булырлык мәрхәмәтле кешеләр табылыр микән, кемнәр аларны тәрбиягә алыр? Бәлки безнең укучыларыбыз арасында күп балалы гаилә турында хыялланучылар бардыр?

Балалар турында тулырак мәгълүмат алу өчен

 8 (347) 218–03-62 номерына шалтырата аласыз. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: