Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 07:04

Яшүсмер малайлар бер ирне судан коткарганнар

Алар күрмәсә, бу кеше батып үлгән булыр иде. 

Яшүсмер малайлар бер ирне судан коткарганнар
Яшүсмер малайлар бер ирне судан коткарганнар

17 июль көнне Башкортстанның Наратасты авылы янындагы Шаран сусаклагычында яшүсмер малайлар - 17 яшьлек Даниил Тураев, 16 яшьлек Максим Гришуков һәм 16 яшьлек Айдар Хәбиров 49 яшьлек ир-атның гомерен саклап калганнар.

Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, балалар сусаклагыч ярында ял иткән һәм исерек ир-атның ярамаган урынга су коенырга киткәнен күргәннәр. Суга кергәч, ул кинәт күздән югалган.

Егетләр шундук суга чумганнар, су астында Айдар ир-атны табып, киеменнән эләктереп, өскә сөйрәгән. Аннан дуслары ярдәмгә килгән. Даниил белән Максим аны ярга тартып чыгарганнар, ир-ат аңсыз яткан. Даниил иргә ясалма сулыш ясап, йөрәген эшләтеп җибәргән, ә Максим шул арада 112гә шалтыраткан. Шулай итеп, балалар теге дөньяга китеп барган ирнең гомерен саклап алып калганнар.

Даниил - Туймазы юридик көллиятенең беренче курс студенты, Максим белән Айдар – 9 класс укучылары. Алар барысы да Наратасы урта мәктәбен тәмамлаучылар.

Егетләрнең сүзләренә караганда, ир-атны коткарырга аларга ОБЖ дәресләрендә укытучы Марсель Гыйниатуллиннан алган белемнәре ярдәм иткән.

Ир-атны коткарган өчен балалар Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство бүләкләренә тәкъдим ителгән.

Афәрин, егетләр! 

Чыганак: Башинформ 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: